Аксубаево
  • Рус Тат
  • Югары Баланда авылының иң өлкән кешесе янында

    Аксубай җитәкчеләре Мария Владимировна Чернованы 90 яшьлек юбилее белән иң беренчеләрдән булып котладылар. Мария Владимировна Югары Баландада туып үсә. Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев сөйләгәнчә, бу авылда 80 нче елларда 1800 кеше яшәгән. Хәзер монда халык саны 20 гә дә тулмый. Бу да әле җәйге вакытта каладан халык...

    Аксубай җитәкчеләре Мария Владимировна Чернованы 90 яшьлек юбилее белән иң беренчеләрдән булып котладылар.

    Мария Владимировна Югары Баландада туып үсә. Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев сөйләгәнчә, бу авылда 80 нче елларда 1800 кеше яшәгән. Хәзер монда халык саны 20 гә дә тулмый. Бу да әле җәйге вакытта каладан халык кайтканда гына. Ә бит авылга су да, газ да кертелгән.
    - Берни дә калмады, почта да, кибетләр дә, - дип зарлана әби.
    Каршыда чордашы яшәгән, аның белән аралашкан, ләкин ул да юк инде. Мария Владимировна үзе дә, Бөек Ватан сугышы ветераны толы буларак Аксубайда фатир алганнан соң, улы белән анда яши, авылга җәй көннәрендә генә кайта.
    - Туган як, ирем белән бергә төзегән йорт үзенә тарта. Балалар да монда үсте, - дип сөйли юбиляр. - Хуҗалыгыбыз бар иде, сыерлар асрый идек. Бергәләп гөмбәгә, чикләвеккә йөрдек.
    Барлык хезмәт юлын юбиляр әби колхозга багышлаган. Җәй көннәрендә ферма эшләреннән кала, кырда да тир түккәннәр. Сугыш вакытында, якташлары кебек, торф чыгару эшләренә җәлеп ителә. 1947 елда сугыштан төз гәүдәле, сары чәчле Петр кайта. Яшьләр өйләнешәләр. Биш балага гомер бүләк итәләр, аларны хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә әбинең 8 оныгы, 5 оныкчыгы һәм оныкчыкларының да 4 баласы бар инде.
    Саратовта яшәүче кызы да әнисенең юбилеена кайтып җиткән. Яраткан әбиләрен котларга оныклары да җыелган. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев Мария Владмировнаны юбилее белән ихлас күңелләреннән тәбрик иттеләр. Алар Путинның котлавын тапшырдылар, чәчәкләр һәм күчтәнәчләр бүләк иттеләр. Тыйнак һәм изге күңелле Мария Владимировна чын күңеленнән барысына да рәхмәт әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: