Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юбилярның озак яшәү сере – җор телле булуында

Исламия Минзаһит кызы Салахова 90 яшьлек юбилеен күтәренке рух белән каршы алды.

Якыннары билгеләп үткәнчә, аның озын гомерле булуының сере нәкъ менә теләсә нинди хәлне дә мәзәк белән кабул итә белүендә.

Моны юбилярны тәбрикләргә килгән район башлыгы Камил Гилманов та билгеләп үтте. Ул юбиляр белән яхшы таныш, Исламия Минзаһит кызы аның якташы.

– Очрашуыбызга бик шат, без барлык озын гомерлеләрне дә юбилейлары белән өйләренә барып котлыйбыз. Сез, уникаль кешедер, мөгаен, сезнең сәламәтлегегез дә әйбәт, хәтерегез дә яхшы. Өстәвенә оптимист та. Сезгә бүген туксан яшь тулуына ышанып та булмый, – дип соклануын белдерде район башлыгы Камил Гилманов.

Һәм тантана сәбәпчесенә Ил башлыгы исеменнән юлланган котлау хатын ирештереп, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.

Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та ветеранга күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерде. Әбекәй авыл җирлеге башлыгының аңа даими шалтыратып, хәлен белешеп торуы турында әйтте.

Хезмәт ветераны 1931 елның 10 октябрендә Яңа Дума авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Ул чор буын вәкилләре өлешенә төшкән кебек, Исламиянең дә бала чагын сугыш урлый. 1941 елның Сабан туе бәйрәмендә сугыш башлануы турындагы кайгылы хәбәрне ишетеп, хатын-кызларның, карт-корының канлы яшь түгүләрен ул бүген дә дулкынланып искә ала.

– Күп кенә ир-атларны шул ук көнне фронтка алып киттеләр. Әтием белән олы абыем да беренчеләрдән булып сугышка киттеләр. Әни алты бала белән калды, – дип искә алды ветеран. – Әти өйдә булганда, барысы да башкача иде, итәк тулы бала белән калган әнигә бик авырга туры килде, – дип сөйләде Исламия Минзаһит кызы.

Җиде классны тәмамлаганнан соң, Исламия өчен олы тормыш башлана, ул колхозда эшли башлый. Чәчү, уру, көлтә бәйләү, кышка утын әзерләү кебек бөтен авыр эш кыз-кыркын һәм авыл хатын-кызлары җилкәсенә төшә. Шуның өстенә чатнама суыкта ярым ач килеш, чабатадан эшләп йөрүләр.

Алтмышынчы елларда, әнисенең авырып китүе сәбәпле, Исламия мәктәпкә җыештыручы булып эшкә урнаша. Анда кичке мәктәп ачыла, директор Сөләйман абый аңа укуын дәвам итәргә куша. Урта белем алып, кыз мәктәптә лаборантка булып эшли башлый.

Тормыш сынаулары, борчулар әнисенең сәламәтлегенә йогынты ясамый калмый, ул озак елар урын өстендә ята. Исламия әнисен бала тәрбияләгәндәй карый, соңгы юлга озата.

Исламия Минзаһит кызы лаборантка булып лаеклы ялга чыкканчы эшли. Мәктәп коллективында ихтирам казана, чөнки ул үз эшен белеп башкара. Башкаларга ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмый. Тормыш авыр дип зарланып йөрми, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба.

Әбекәй укырга бик ярата. Бүген дә ул район газетасын алдырып безнең тугры укучыбыз булып кала, районда һәм республикада барган вакыйгалар белән танышып бара.

Бер ел элек юбиляр Аксубайга, бердәнбер кызы – Фидания йортына килеп яшәргә ризалашкан. Аны да, әнисе кебек, авылдашлары яраталар һәм хөрмәт итәләр. Ә бит ул 32 ел укытучы булып эшләгән. Әлегә кадәр әбекәй үз хуҗалыгы белән яшәгән, бакчасында яшелчәләр үстергән. Бүген аның өчен иң мөһиме – якыннары янәшәсендә, аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшәү. Өч оныгы һәм биш оныкчыгы – аның горурлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев