Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юбилейны мәдәният йортында билгеләп үттеләр

Өченче Интернационал авылында яшәүче Валентина Сулбаевага 90 яшь тулды.

Трудолюбово авыл җирлеге территориясендә 90 яшьлек юбилей гади генә күренеш түгел. Шуңа күрә бу вакыйганы муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә билгеләп үтәргә карар итәләр. Валентина Кирилловнаны Трудолюбово мәдәният йортына чакырдылар.

 Бирегә район делегациясе дә килде.

- Хөрмәтле Валентина Кирилловна, без сезнең безнең белән булуыгызга чын күңелдән шатбыз! –, дип,  үз фикерен җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов . – Сезнең тормыш юлы җиңел булмады, сезнең буын дәһшәтле сугыш сынауларын кичерде. Һәр көн сезгә шатлык, сәламәтлек һәм иминлек китерсен!  

Башкарма комитет  җитәкчесе ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәкләр, бүләк  тапшырды. Пенсионерны юбилее белән социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева, Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова котлады. 

Әниләренең тормыш юлы турында кызлары Зинаида белән Раиса сөйләде. Валентина түти тумышы белән Ахматка авылыннан. Аннан соң аларның гаиләсе Иске Мокшино авылында яшәгән. Ул чор балалары кебек, 12 яшеннән колхоз эшенә катнаша башлый. Әтиләре фронтка киткәч, гаиләдәге олы бала буларак, барлык хуҗалык эшләре аның җилкәсенә төшә.

– Әни төн буе эне-сеңелләренең тузган чабаталарын ремонтлап утыруы турында еш сөйли иде,- ди кызлары. Унике яшьлек кызны урман хәзерләүчеләр янына эшкә куялар. Ул урманда аларга аш пешерә.  

Сугыш беткәч, Валентина Трудолюбово авылы егетенә кияүгә чыга. Ире Николай  Васильевич белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы колхозда, авыл советында җитәкче урыннарда эшли, ә ул үзе колхозда төрле эшләрдә эшли.

Бүгенгесе көндә ире һәм ике улы гүр иясе инде, кызлары авылда, бер үк урамда яшиләр. Любасы Чаллыда гомер итә. Хәзер алар лаеклы ялда, әниләрен кайгыртып яшиләр. Сулбаевлар нәселен 17 онык һәм 25 турун дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев