Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юбилейны – халык моңнары астында

Кече Сөнчәле авылында гомер итүче Нина Гераськинаның 90 яшьлек юбилеена бөтен авыл белән әзерләнгәннәр.

Ветеранның юбилее – кечкенә авыл тормышы өчен якты һәм истәлекле вакыйга. Монда халык дус, тату, аларның мәнфәгатьләре дә, проблемалары да уртак. 
Рәсми затлар тәбрикләргә килгәндә, юбиляр әби дуслары белән мул табын артында утыра иде инде. Өй тулы кунаклар: авылдашлары, туганнары. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин пенсионер әбине 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, исәнлек һәм иминлек теләде.
– Бөек Ватан сугышы чорында сезнең буын фидакарь хезмәте белән Җиңүне  якынайткан, аннан соң халык хуҗалыгын торгызуга бөтен көчен биргән, – дип белдерде ул. – Без сезгә намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!
Җитәкчелек вәкиле Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Бәйрәм гаеплесенә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова да изге теләкләрен җиткерделәр. 
Язмыш шулай язгандыр күрәмсең, өлкән яшьтә ялгызы кала – ире үлеп китә. Тормыш иптәше Геннадий Никифорович белән озак еллар бергә гомер итәләр. Балалары булмый – авыр хезмәт сәламәтлеген какшата. Әмма ул ялгыз түгел, якыннары күп аның. Авыл халкы Нина Андреевнаны моңлы тавышлы җырчы, ә ирен авыл бәйрәмнәренә ямь өстәүче гармунчы буларак истә тоталар. Бүген аны олылар да, балалар да ярата һәм хөрмәт итә.
– Безнең үзешчән коллектив өчен Нина Андреевна сәнгать чишмәсе  кебек. Ул борынгы җырларны, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны яхшы белә, – дип сөйли аның турында авыл клубы мөдире Вера Уканеева. 
Нина Андреевна кунакларны озатырга үзе чыкты. Тирә-якка моң агылды, җыелган кунаклар түзеп тора алмадылар – ялкынланып бии башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев