Юбилейларын бергә билгеләп үтәчәкләр
Иске Кыязлы авылында яшәүче хезмәт ветераны Абдулла Гыймранов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аңа бу тормышта авыр сынаулар узарга туры килә. Ач балачак, төрмәдә утыру... Әтисе сугышта һәлак булгач, әнисе ялгызы дүрт баласын аякка бастырган. Янгын чыгып, алар тораксыз калганнар, шул сәбәпле күпмедер вакыт колхоз фермасында яшәргә туры килә. Болар турында ветеранның кызлары сөйләде.
Малай чагыннан Абдулла Гыйльфан улы колхозда терлекчелектә эшли башлый.
Бүгенге көнгә кадәр Нурлаттан ат белән төрле кирәк-ярак ташыган чакларын яхшы хәтерли. Сугыштан соң язмыш аны кая гына илтеп ташламый! Мәскәүдә төзелештә эшләгәндә үз ярын очрата. Кызылтау авылы кызы Саимә Хәбибулла кызы да башкалага акча эшләү уе белән барган була. Туган яктан еракта күрше авыл кешесен очрату зур бәхет бит инде ул. Шуңа да яшьләр озакка сузмыйча гаилә корып җибәрәләр.
Яшь гаилә төрле шәһәрләрдә эшләгән. Ташкентта җир тетрәгәннән соң, алар зыян күрүчеләр өчен торак төзүдә катнашкан. Районга кайткач, гаилә башлыгы ат абзарында эшли башлый, ә хатыны сыер сава. Алар 68 ел бергә иңгә-иң куеп яшиләр, өч ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Язмыш сынавыдыр, ике улларының гомере иртә өзелә.
– Без әти-әниләребез исән булуы белән бәхетле, – ди кызлары. – Аларның акыллы киңәшләре һәрвакыт безгә тормышта ярдәм итте.
Кызлары Халисә белән Халидә гаиләләре белән шушы авылда яшиләр, көн саен әнисе һәм әтисе турында кайгыртып торалар. Ветераннар яши торган йорт буш тормый, балалары, оныклары Һәм оныкчыклары биредә даими була. Гыймрановларның 20 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.
Абдулла Гыйльфан улын 90 яшьлек юбилее белән котларга район җитәкчелеге вәкилләре килде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин өлкән буын вәкилләренә РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәкләр, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Котлауларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да кушылды. Быел бу гаиләдә бердәнбер юбилей түгел – август аенда Саимә Хәбибулла кызына да 90 яшь тула икән. Бу бәйрәмне ирле-хатынлы балалары, оныклары янәшәсендә билгеләп үтәргә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев