Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юбилей – очрашулар шатлыгы

    Аксубайда гомер кичерүче Лариса Гаврилова тормышындагы истәлекле вакыйганы билгеләп үтте. Гавриловлар өендә зур бәйрәм булды. Лариса Михайловнаны тәбрикләргә Юрий Ильин җитәк-челегендә бергә эшләгән хезмәттәшләре килде. Якын кешеләре, элеккеге хезмәттәшләре тантана гаеплесенә үзләренең иң якты теләкләрен җиткерделәр. Лариса Михайловна хезмәт юлын җитмешенче еллар уртасында, Казан төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң башлый. СПТУда...

    Аксубайда гомер кичерүче Лариса Гаврилова тормышындагы истәлекле вакыйганы билгеләп үтте.


    Гавриловлар өендә зур бәйрәм булды. Лариса Михайловнаны тәбрикләргә Юрий Ильин җитәк-челегендә бергә эшләгән хезмәттәшләре килде. Якын кешеләре, элеккеге хезмәттәшләре тантана гаеплесенә үзләренең иң якты теләкләрен җиткерделәр.

    Лариса Михайловна хезмәт юлын җитмешенче еллар уртасында, Казан төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң башлый. СПТУда практика үтә. Аннан соң - ПМК-869да. Грамоталы белгеч, ярдәмчел кеше буларак, ике дистә елга якын эшләгән район авыл хуҗалыгы идарәсендә аны еш искә алалар. Соңгы 12 елда Лариса Михайловна нефть компаниясендә хисапчы булып эшли. Әлеге оешмада эшләү дәверендә Лариса Гаврилова бары тик рәхмәт сүзләренә һәм бүләкләргә генә лаек була. Фидакарь, нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аның лаеклы ялга чыгуына биш ел булса да, ул туган коллективы белән элемтәне өзми. Лариса Михайловнаның менә дигән гаиләсе бар. Тормыш иптәше Сергей Васильевич белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген исә алар оныкларына сөенеп яшиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: