Юбилеең белән, Мактаулы ветеран
Бөек Ватан сугышы, педагогик хезмәт ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины Елисей Тимирясовка 95 яшь тулды.
Елисей Тимирясов 1942 елның апрелендә фронтка алына. Танкчы була. Корсунь-Шевченск, Яссо-Кишинев операцияләрендә катнаша. 1944 елның сентябрендә Яссы шәһәре янындагы бәрелешләрдә яралана, госпитальдә дәвалана. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз һәм бик күп сугышчан медальләр белән бүләкләнгән.
Фронтовик, укытучы, остаз, актив җәмәгатьче, тарихчы-туган якны өйрәнүче һәм гади, изге күңелле кеше – бу сүзләрнең барысы да Елисей Мурзичка атап әйтелгән. Районда өлкән буын кешеләре арасында да, яшь буын арасында да бу шәхесне белмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Юбилей көнне ветеранның өенә рәсми затлар делегациясе килде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Елисей Мурзичны истәлекле дата белән ихластан котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын укыды, район исеменнән гөлләмә, бүләкләр тапшырды.
– Хөрмәтле Елисей Мурзич, без Сезнең аксубайлыларның үсеп килүче буынына тәрбия бирүгә һәм яшьләр арасында патриотик эшчәнлек алып баруга керткән хезмәт өлешегезне югары бәялибез, – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары. – Сезнең тормышчан юлыгыз, Ватанга, туган төбәккә, тулаем җәмгыятькә карата мөнәсәбәтегез – башкалар өчен якты өлге.
Сез Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм Җиңү белән кайткан сугышчыларның хәтерен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкардыгыз, алар турындагы истәлекләрне очеркларда һәм китапларда яктырттыгыз. Бу – киләчәк буын өчен тере тарих. Без районда шундый легендар кешеләр яшәве белән горурланабыз.
Котлауларга шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева да кушылдылар һәм ветеранга сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев юбилярга Рәхмәт хаты тапшырды. Аксубайның 3 нче мәктәбе коллективы исеменнән элеккеге мөгаллимне мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева котлады.
– Сезнең килүегезгә шатланып туя алмыйм, – диде тантана гаеплесе. – Барыгызга да тәбрикләүләрегез, җылы теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт.
Ветеран белән очрашу җылы, дулкынландыргыч мохиттә үтте. Елисей Мурзичка районның ветераннар оешмасы вәкилләре дә бүләкләр белән килделәр, юбилее белән ихластан тәбрикләп, исәнлекле озын гомер теләделәр.
Бу истәлекле көндә Елисей Тимирясов республика телевидениесенең игътибар үзәгендә булды. Интервьюда ул бүгенге көндә Аксубайда барган уңай үзгәрешләр – район үзәгенең һәм авылларның ямьләнүе, төзекләнүе турындагы фикерләре белән бүлеште. Юбилярның икътисади, социаль һәм сәяси планга кагылышлы белеменә телевидение хезмәткәрләренең дә исләре китте.
– Бездә яшьләр сәламәт тормыш алып баралар, – дип ассызыклады ул. – Шунысы сөенечле, мәктәп укучыларына һәм яшьләргә алга таба үсеш алу, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар. Тормыш көннән-көн яхшыра, кызыклырак була бара, мин моны 95 яшемдә дә тоям әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев