Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ышанычлы кешеләре бар

Иске Ибрай авылында берьюлы өч өлкән буын вәкиле юбилеен билгеләп үтте. Минхаҗәр Галәветдиновага 95 яшь тулды.

Ветеранның тормышы авыр сынаулар аша үтә. Шул авылда туып-үскән, эшләгән, яшәгән ул. Ул чор кешеләренә хас булганча, үзен хәтерләгәннән  бирле тормышын эш белән үткәрә. Аеруча сугыш еллары авыр булган. Әтисенең сугыш кырыннан һәлак булуы турында хәбәр килгән көннәр йөрәгендә һаман әрнү булып саклана.

Гаиләдә өлкән бала буларак, аның җилкәсенә бөтен ир-атлар эше һәм кече яшьтәге туганнары турында кайгырту бурычы йөкләнә. Ир-атлар фронтка китеп беткәч, аны тракторчы ярдәмчесе итеп эшкә алалар. Беренче көнне үк өлкән механизатор аны үзе белән янәшә утыртып, «тимер ат» белән ничек идарә итәргә кирәклеген күрсәтә. 

Техниканы бик тиз үзләштерә тырыш кыз. Шул көннән алып, сугыштан кайткан ир-атлар авыл хуҗалыгын үз кулларына алганчы, 1949 елга кадәр трактор йөртә. Аннан соң фермада эшли. Сыер савучы эше дә җиңелләрдән булмый ул елларда.  

Сыерларны ашату-эчертү, тирес чыгару, сыер саву эшләре барысы да кул хезмәтен таләп итә. Күз алдына китерсәң, халыкның түзем булуына шаккатарлык. Әмма бу эшләр алар өчен гадәти булган. Тырыш, карусыз хезмәте өчен  Минхаҗәр Мәхмүт кызы «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Тыл ветераны» исемнәренә һәм бик күп Мактау грамоталарына ия.

Эштән бәхете булса да, язмыш аңа  ана булу бәхетен язмаган. Әмма бүгенге көндә ул ялгыз түгел.  Бертуганының балалары әбине онытмый, Аксубайда яшәүче туганнан туган сеңелесе еш кайтып йөри, юбилее белән котларга да кайткан.  

Рәсми кунакларны хуҗабикә белән бергә социаль хезмәткәр Гөлсем Ибраһимова,  авыл хуҗалыгы предприятиесе пешекчесе Зөлфия Нигъмәтуллина белән бергәләп каршы алдылар. Әлеге өч хатын-кыз бәйрәм өстәле әзерләп әбигә бәйрәм кәефе бүләк иткәннәр. Ә юбиляр, кызганычка каршы, травма алу сәбәпле, урыныннан тора алмый. Ул кунаклар килүенә  чын күңелдән сөенде.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Котлауларга социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Миңнегулов та кушылды. – Бүләкләр кирәкми, сез минем өчен үзегез бүләк, килүегезгә рәхмәт, - дип шатлыклы күз яшләрен сөртте  юбиляр әби. 

 Минхаҗәр Мәхмүтовнаны аның язмышына битараф булмаган кешеләр чолгап алган, әби дә аларны ярата һәм аларга ышана. Хатын-кызлар әбинең аягын авырттырганга кадәр өйдәге барлык эшләрне дә үзе эшләп куюы турында сөйләделәр. Бүгенге көндә хуҗабикә йорт эшләре  өчен тыныч – ярдәмчеләре өйдә әби булдырган тәртипне дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев