Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Йөрәк кушуы буенча

Алена Муртазина бик иртә ятим кала. Әти-әнисе вафатыннан соң аны кече сеңлесе Еленаның опекуны итеп таныйлар.

Үзе дә яшь булган Алена, сеңлесе турында әнисе кебек кайгырта, аңа урта мәктәпне, аннан соң Чистай совхоз-техникумын тәмамларга ярдәм итә. 2014 елда, тормышка чыккач, Алена һәм Дмитрий 8 айлык Ленаны тәрбиягә алалар. Бүген кызчык икенче сыйныфта укый. Лена укуда аерылып тора, иҗади бәйгеләрдә дә теләп катнаша.

2019 елда, өлкән апасы вафат булганнан соң, Алена белән Дмитрий аның кызы Кристина өчен дә опекун булалар. Бүген Алена кызларына укуда, спортта һәм шулай ук җәмәгать эшләрендә катнашуда омтылуда ярдәм итә.

Кристина – АТУТның студентлар советы рәисе, «Чиста булачак» экологик хәрәкәте кураторы. 2020 елның августыннан Алена Муртазина «Игелек берлеге» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәисе булып тора. Бу чорда клуб күп кенә игелекле эшләр инициаторы булды: балаларны төрле проектларга, фестивальләргә, бәйгеләргә җәлеп итү буенча зур эшләр башкарды, тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен күпсанлы осталык дәресләре, бәйгеләр, сәяхәтләр оештырды, шул исәптән Казанда да.

Алена Муртазина инициативасы буенча узган ел кашыклар белән көй чыгару ансамбле оешты, ул «Уңыш тылсымы» Халыкара фестиваль-бәйге лауреаты булды. Бүген Аксубайның «Игелек берлеге» клубы «Без бергә» Республика берләшмәсе әгъзасы булып тора.

Бу игелекле эшне Алена Муртазина ирекле башлангычларда алып бара, үзе әйтмешли, йөрәк кушуы буенча башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев