Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җыр – яшәү чыганагы

“Булганнан бар да була” дигән гыйбарә Беловка авылының “Хамар ял” фольклор коллективы (ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Тамара Андреева) солистларына тулысынча туры килә.

Искиткеч һәм инициативалы кешеләр үз тормышларын халык иҗаты белән бәйләгән. «Хамар ял» фольклор коллективы репертуарында чуаш, рус һәм татар җырлары. Алар тормышларын сәхнәдән башка күз алдына да китерә алмыйлар: концертларда катнашу алар өчен һава кебек кирәк. 2019 ел Уявында (Аксубайда) Чуаш Республикасының элеккеге башлыгы Михаил Игнатьевны һәм бәйрәмнең башка мәртәбәле кунакларын каршы алу нәкъ менә Беловка артистларына йөкләнгән иде.

Валентина Селиванова – белеме буенча фельдшер, әмма бу аңа җыр-моң дулкынында йөзәргә һәм күңеленә хуш килгән эшне оештыруда комачауламаган. Ул үзенең 40 ел гомерен авыр һөнәргә һәм Гиппократка хезмәт итүгә багышлаган. 60 яшенә кадәр авылдашларын дәвалый, сабыйларга прививкалар ясый, бәләкәчләргә патронаж булып килә.

Һәрвакыт эшенә җаваплы карый. Гаиләсе дә аңа һәръяктан терәк була. Валентина Селиванова җырсыз яши алмый. Сәхнәдә кан басымы нормальләшә, авыртулар онытыла, җыр минем өчен яшәү чыганагы, ди ул. Валентина Степановна – хезмәт ветераны, бик күп мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

"Артисткам син минем, трубканы ал – Сине Тамара Леонтьевна сорый. Мөгаен, чираттагы репетиция яисә Аксубай район Мәдәният йортына бару күздә тотыладыр. Сезнең чыгыш тамашачыларга ошый, димәк, барырга кирәк”, – ди кайчак ире җылы мөгамәлә күрсәтеп.

Ире белән дүрт балага гомер бүләк иткәннәр. Бүген Селивановларның зур һәм тату гаиләсендә ун онык үсеп килә. Валентина Степановна һәм Геннадий Николаевич өчен иң зур бәхет һәм байлык – ул оныклар. Ышанычлы тормыш юлдашы белән умартачылык, йорт хуҗалыгы, бакча эшләре, кышын кич утырып кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Ә җыр һәрчак аның белән атлый.

Фото: Беловка авыл мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев