Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өйдә диварлар да булыша

    Таныш булыгыз, "Чуаш сандугачы-2016" республика бәйгесе җиңүчесе, "Чуаш гүзәле" бәйгесенең Гран-при иясе - Марина Васикова. Маринага - 21 яшь. Ул Казан Дәүләт Мәдәният институтында белем ала. Күптән түгел "Чехов күләгәсе" иҗат лабораториясендә аниматор булып эшли башлаган. Марина - Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең Чуаш яшьләре өлеше активисты. - Марина, бәйгедә катнашуга...

    Таныш булыгыз, "Чуаш сандугачы-2016" республика бәйгесе җиңүчесе, "Чуаш гүзәле" бәйгесенең Гран-при иясе - Марина Васикова.

    Маринага - 21 яшь. Ул Казан Дәүләт Мәдәният институтында белем ала. Күптән түгел "Чехов күләгәсе" иҗат лабораториясендә аниматор булып эшли башлаган. Марина - Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең Чуаш яшьләре өлеше активисты.

    - Марина, бәйгедә катнашуга нәрсә этәргеч булды?

    - Мин Чаркина Сильвия Николаевна җитәкчелек иткән Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты каршындагы Күп милләтле якшәмбе мәктәбенең Чуаш бүлегеннән чыгыш ясадым. Миңа әлеге фикерне Вера Михайловна Юнысова тәкъдим итте. Ул безнең өчен бездән дә күбрәк янып йөргән остаз. Минем өчен дә бу яңа җырлар белән сәхнәгә чыгу мөмкинлеге булды.

    - Синеңчә, җиңү яуларга нәрсә ярдәм итте?

    - Әлбәттә инде, туганнарымның (әнием хәтта апаларыма да шалтыратып, бәйге финалына чакырды), чуаш бүлегендәге дусларымның (алар миңа даими язып, уңышлар теләп тордылар) хуплавы ярдәм итте. "Чуаш гүзәле-2016" бәйгесендә катнашкан кызлар - Анастасия Кузнецова һәм Алена Шафееваны күрүемә шат идем. Әйтәләр бит, өйдә диварлар да булыша дип, дөрес икән. Мин Аксубайның Мәдәният йорты сәхнәсендә үстем диярлек. Килүгә үк танышларымны очраттым: алар арасында оештыручылар да, Аксубай районыннан катнашучылар да бар иде. Димәк, монда диварлар да, таныш кешеләр дә, сәхнә дә ярдәм итте.

    - Җиңүең турында беренче булып кем белде?

    - Әлбәттә инде, әти- әнием. Кем күбрәк сөенгәндер, минме, алармы, белмим. Аннан соң дусларыма, җитәкчеләремә хәбәр иттем. Вокал белән кечкенәдән шөгыльләнәм, ләкин профессиональ дәрәҗәдә түгел. Үзлегеңнән өйрәнеп кенә күләмле бәйгеләрдә җиңү яулап булуын күз алдыма да китергәнем булмады. Әмма, нәкъ менә бу бәйгедә җиңү, яратып шөгыльләнгәндә генә барысына да ирешеп булуын исбатлады.

    - "Чуаш гүзәле" һәм "сандугачы" артта калды, ә алда ниләр көтә?

    - Ел әйбәт кенә башланып китте дияргә була: бәйгеләр, яшьләр форумнары, төрле проектлар. Әмма бу башы гына әле. Без Чуаш яшьләре төркемендә төрле программалар һәм проектлар планлаштырабыз, димәк, күңелсезләнергә вакыт булмаячак. Мине тагын "Чуаш гүзәле" Бөтенроссия матурлык һәм талантлар бәйгесе көтә. Шуңа күрә күбрәк тырышып, үз өстемдә эшләячәкмен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: