Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Язмыш сынавын лаеклы узган

Бер көнне Аксубайның ике кешесе туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тантана сәбәпчеләренең берсе – Лидия Базанова.


Лидия Григорьевна рәсми кунакларны дулкынлану хисләре  белән каршы алды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ветеранны 90 яшь тулган көне белән котлады, РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәкләр, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Лидия Базанованы юбилее белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Александр Большаков чын күңелдән котладылар. Туганнары, күршеләре бу тантананың шаһитлары булдылар. 

– Миңа шундый хөрмәт күрсәтерләр дип уйламаган да идем. Рәхмәт сезгә, ихлас күңелдән - дип хисләрен белдерде Лидия Григорьевна. Үз гомерендә  ветеран бик күп сынаулар үткән. Кызы Татьяна аның язмышы турында тәфсилләбрәк сөйләде.

Лидия түти Савруш авылында 12 балалы ишле гаиләдә туып-үскән. Әтисе патша армиясендә унтер-офицер булып хезмәт иткән. Коллективлаштыру вакытында аны, белемле кеше буларак, авыл советы рәисе итеп сайлаганнар. Бу авылда чиркәү эшләп килгән, җитәкчеләр аны сүтеп ташларга кушалар. Әмма әтисе моны эшләүдән баш тарта һәм бу гамәле аның  киләчәк язмышына зур йогынты ясый.

1940 елда гаилә Киев шәһәренә күчеп китә һәм Бөек Ватан сугышын шунда каршы ала. Мең михнәтләр кичеп, гаилә туган якларына әйләнеп кайткач, әтисенең боерыкны үтәмәвен янәдән искә төшерәләр һәм хезмәт армиясенә җибәрәләр.Кызганыч, ул Җиңү көненә кадәр яши алмый. Шулай итеп гаилә туендыручысыз кала. Шул ач-ялангач еллар авырлыгын кичергән унике баланың бишесенә генә исән калырга насыйп булган. 

Лидия Григорьевнаны, сугыштан соң вербовка белән  Яңа Кузнецк шәһәренә төзелешкә җибәрәләр. Әмма яшь кыз эш шартларына түзә алмый, кире кайтырга карар кыла. Ышануы да кыен: Казаннан туган йортына кадәр җәяү кайтып хәлдән тайган кызны милиция көтеп торган. Аны яңадан Мәскәүгә эшкә җибәрәләр. Туган якларына   яңадан кайтканчы шактый авырлыклар кичерергә туры килә аңа.  

Лидия Григорьевна  күп еллар хәзерләү конторасында эшли. Монда  бәхетсезлек очрагы килеп чыгып, ул күзенә зыян китерә һәм гарипләнеп  кала. Язмыш аны шулай күп мәртәбәләр сынап карый. 

- Ул чакта район кулланучылар җәмгыяте рәисе Юныс Хәмидуллин булышмаса, әнинең тормышы күпкә начаррак булыр иде, – ди кызы Татьяна. – Ул әнигә фатир бирде. Без бу кешене һәрчак рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Татьяна – олыгайган көнендә Лидия Григорьевнаның өмете һәм таянычы. Ул әнисе белән шатлык-хәсрәтләрне бергә бүлешеп, уртак кызыксыну белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев