Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Язмыштан зарланмыйча

Шул көннәрдә Чув.Енорускино авылы кешесе Анна Сидоровага туксан яшь тулды. Әлеге уңайдан районның социаль яклау Идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин һәм Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин аңарда кунакта булдылар. Наил Вәлиуллин хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Семеновнаны юбилее белән котлады һәм РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты һәм шулай...

Шул көннәрдә Чув.Енорускино авылы кешесе Анна Сидоровага туксан яшь тулды.


Әлеге уңайдан районның социаль яклау Идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин һәм Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин аңарда кунакта булдылар. Наил Вәлиуллин хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Семеновнаны юбилее белән котлады һәм РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты һәм шулай ук район хакимияте исеменнән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин изге теләкләрен җиткерде.
Авылда олы яшьтәгеләр юк дияргә була. Ә ходай аңа озын гомер биргән. Картлыгын бернинди уңайлыклар булмаган кечкенә өйдә каршыласа да Анна Семеновна язмышыннан зарланмый. Көче бар чагында өй эшләрен үзе башкара. Бүген исә аңа социаль хезмәткәр Валентина Еремеева терәк булып тора. Ул өйне җыештыра, әбигә тәмле ашларпешереп ашата, кәҗәсен дә сава. Олы яшьтә булган хезмәт ветераны бүген дә тавыклар, кәҗә асрый.
-Анна Семеновна мал-туарсыз яши алмый,-дип сөйли Валентина Еремеева.-Ул кул кушырып утырырга яратмый. Туксан яшендә дә көндәлек эшләрне башкарырга тырыша. Әмма соңгы вакытта көче беткәнлеге сизелә…
Анна Семеновнаның биографиясе гади: 1923 елның 14 гыйнварында Иске Ильдеряк авылында туа. Сугыштан соң Чув.Енорускино егетенә кияүгә чыга. Малайлары дөньяга килгәч, ире гаиләсен калдырып китә. Анна түти гомере буена колхозда хезмәт куя. Төрле эшләрне башкарырга туры килә аңа: урырга да, сугарга да, орлык әзерләргә дә, гектарлаган чөгендер эшкәртергә дә, урман егарга да. Туксан яшьлек әби туган көнендә җыерчыкланып, каралып калган ябык куллары белән тезләрен кочаклап мич янында тыйнак кына утыра. Тормыш юлы бик авыр һәм катлаулы була шул. Сугыш чоры буынына язмыш бик күп сынаулар алып килсә дә, ул аларны лаеклы үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев