Аксубаево
  • Рус Тат
  • Язмыштан узмыш юк

    Иске Ибрай авылында гомер кичерүче Миңнеруй Сафиуллинага 90 яшь тулды. Әлеге уңайдан оештырылган тантана гаилә һәм килгән кунаклар белән бергә җылы мохиттә үтте. Алар арасында район вәкилләре - район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин һәм авыл җирлеге...

    Иске Ибрай авылында гомер кичерүче Миңнеруй Сафиуллинага 90 яшь тулды.


    Әлеге уңайдан оештырылган тантана гаилә һәм килгән кунаклар белән бергә җылы мохиттә үтте. Алар арасында район вәкилләре - район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин һәм авыл җирлеге вәкилләре бар иде. Алар юбилярга Россия Президенты В. Путинның Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.

    Миңнеруй Мингата кызы сугыш елларының барлык михнәтләрен күргән буын кешесе, ул фермада - сыер савучы, колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә инде яздан алып караңгы көзгә кадәр аның эш урыны шикәр чөгендере басуы була.

    -Гаиләдә без биш бала, иң өлкәне буларак мин һәрвакытта да әниемә булыштым, - дип сөйли аның улы Вәлиҗан һәм яратып әнисенең иңнәреннән коча. - Әнием бик тыныч, кунакчыл, киң күңелле кеше.

    Сафиуллиннар гаиләсендә биш бала һәм аларны үстерү-тәрбияләү өчен әти-әнисе көнне-төнгә ялгап хезмәт куйганнар. Миңнеруй апаның тормыш иптәше Вәлиәхмәт Мингата улы электрик булып эшли, авылда аларның үз көчләре белән җиткезгән мәһабәт өйләре була, тик кызганыч, туксанынчы еллар азагында өй яна. Шуннан соң уллары Рамил әти-әнисен үз гаиләсенә - Аксубайга алып килә, бераз соңрак кече ватанында аларга өй сатып ала.

    -Тормышта нәрсә генә булып бетмәде, ләкин без 58 ел бергә иңгә-иң куеп гомер итәбез, - дип сөйли Вәлиәхмәт Мингата улы. Бүген дә ул үзенең тормыш иптәше Миңнеруйны яратып карап тора. Ашарга үзе пешерә, хатынын кашыктан ашата. Ул тормыш иптәшенә бәйле мәшәкатьләрне балаларына тапшыру турында уйламый да. Аларның балалары әти-әниләре янына бик еш кайтып йөриләр. Әби белән бабай үзләренең ун оныкларын сөеп туя алмыйлар, ә иң кечкенәсенә бер яшь кенә әле. Ирле-хатынлы Сафиуллиннар аларга сәламәтлек, озын гомер биргәне һәм оныкларын, дүрт оныкчыкларын күрүне насыйп иткәне өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт укыйлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: