Аксубай ветераннары 60 ел бер сукмактан атлыйлар
Исмәгыйль Хәсән улы һәм Нәсимә Закир кызы Моратшиннар бай һәм үрнәк гомер кичерәләр. Ир белән хатын 60 ел бергә гомер итәләр!
Олыгайган көнендә, үз эшем белән дә, һөнәрем белән дә бәхетле булдым, дип әйтүчеләр бик сирәктер ул. Ә Моратшиннар үзләрен нәкъ менә шундый дип саный.
Шушы көннәрдә 80 яшен тутыручы Нәсимә Закир кызының хезмәт юлы Вахитов исемендәге колхозда башланып китә. Бу шулай булырга тиеш тә. Төзелеш бригадасын җитәкләгән әтисе ТАССРның мактаулы төзүчесе була, әнисе гомере буена колхозда хезмәт куя. Аларның хезмәткә намуслы, җаваплы мөнәсәбәте биш балалары өчен дә үрнәк булып тора.
Нәсимә урта белемне производстводан аерылмыйча гына, Казанда кичке мәктәптә укып ала, яшьләр бирегә туйдан соң китәләр, Исмәгыйль авыл хуҗалыгы институтында укый торган була. Белем дәрәҗәсен, квалификацияне күтәрергә омтылу үҗәтлеге аңа һәрчак хас була. Диплом алганнан соң Исмәгыйльгә Кострома өлкәсенә агроном буларак юллама бирелгәндә Нәсимә инде читтән торып Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында белем ала торган була.
Практика срогы тәмамлангач, ир белән хатын туган районнарына әйләнеп кайталар. Техникумны тәмамлап, Нәсимә Моратшина авыл хуҗалыгы идарәсендә дәүләт техник күзәтчелеге инженеры булып эшли башлый. Бу вазыйфада ул 22 ел хезмәт куя. Хезмәттәшләренең Нәсимә Закир кызын «бал корты» дип атаулары да, Республика Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсеннән күпсанлы бүләкләр дә, шул исәптән хезмәте өчен медальләр дә күп нәрсә турында сөйли.
Ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстерәләр. Аларга да югары белем алырга булышалар. Өлкән кызлары – педагог, икенчесе – финанс белгече, ә уллары Илшат Моратшинны районда барысы да башкарма комитет рәисе урынбасары буларак яхшы белә.
–Әлбәттә, бу – Нәсимә Закир кызының казанышы, – дип сөйли Исмәгыйль Хәсән улы. – Хезмәт юлым башында «Аксубай» совхозында агроном, хәзерләүләр инспекциясендә, башкарма комитетның план бүлеге җитәкчесе, колхоз рәисе вазыйфаларында эшләгәндә өйдә аз булырга туры килде. Балаларны тәрбияләү тулысынча хатыным өстендә булды дисәм дә ялгыш булмас. Гаделлек өчен шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул да бер генә көн дә эшен калдырмады. Мине район план бүлеге рәисе вазыйфасына, аннан соң район башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары итеп күчергәндә, кызларыбызның үз гаиләләре бар иде инде. Ә бүген без Нәсимә Закир кызы белән бер-беребезне, безнең көндәлек тормышыбызны төрле яклап бизәргә тырышучы балаларны һәм оныкларны кайгыртып яшибез. Шулай, яшиселәр килә бит әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев