Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яшелчәләр үстерә, тәмле ашлар пешерә

    Иске Кыязлы авылында гомер кичерүче Фатыйма Гиниятуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге олуг бәйрәме белән аны район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин котладылар. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр һәм гөлләмә бүләк иттеләр. 1942 елда...

    Иске Кыязлы авылында гомер кичерүче Фатыйма Гиниятуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


    Әлеге олуг бәйрәме белән аны район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин котладылар. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр һәм гөлләмә бүләк иттеләр.

    1942 елда 16 яшьлек Фатыйма Пермь краена эшкә китә, анда ул блоклы өйләр җитештерә торган комбинатта 10 ел эшли.

    -Без, авылда үскән балалар, әллә ничә кубометр тактаны башта машинага, аннан вагоннарга төйи идек. Авыр эштән сәламәтлеккә зыян килде дә инде, чөнки эшнең девизы бер генә: "Бөтен нәрсә - фронт, бөтен нәрсә Җиңү өчен" иде. Ә инде яшь булу сәбәпле, сәламәтлеккә игътибар бирүне оятка санадык, - дип сөйли Фатыйма Сәхап кызы.

    Монда, Пермь краенда, ул үзенең мәхәббәтен очрата, гаилә кора. Аннан соң гаиләсе һәм балалары белән иренең туган ягына - Сарман районына күчеп кайталар. Монда ул ат белән күрше районга колхоз сөтен ташый. Әмма бәхете озакка бармый, Фатыйма тол кала. Шуннан соң ул 3 баласы белән туган авылы Иске Кыязлыга кайта. Балаларны аякка бастыру өчен колхозда төрле эшләрдә эшли, һәр баласына белем бирә. Тик бәла үзе генә килми, дип әйтүләре хак икән, ул баштан кызын югалта, 7 яшьлек оныгы Ринатны Ростовтан үзенә тәрбияләргә алып кайта, бераз соңрак улының да гомере өзелә. Бүген ул шул ук авылда яшәүче кызы Рәйсәнең хөрмәте һәм игътибарында яши.

    -Безнең әни гадел һәм кырыс кеше, бүген дә теләсә кайсы мәсьәләдә аның сүзе игътибарсыз калмый, - дип сөйли кызы. - Аның бүген дә энергиясе ташып тора, ул өйдә бөтен эшне үзе эшли, хәтта бакчада яшелчәләр дә үстерә.

    Киң күңелле Фатыйма әби кунакларны чәй белән сыйлады, авылда барган үзгәрешләр, урыннарда даирә органнарының ничек эшләүләре турында сөйләде. 90 яшь булуына карамастан, аны туган авылының язмышы борчый, чөнки монда балалары һәм оныклары туып үскән.

    -90 яшь - ул күп түгел әле, - дип елмая юбиляр әби, - гомерең эшләп һәм якын кешеләрең турында кайгыртып үтсә, шатлык кына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: