Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яшәү мәгънәсен хезмәттән таба

Зоя Алексеевна Артемьевага шул көннәрдә 90 яшь тулды. Ул 93 яшьлек бертуган апасы Ольга белән Рус Кармәтендә әтиләре төзегән йортта яши. Зоя күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Ике кыз туганы һәм җиде ир туганы була аның. Хәзер исә бары тик Ольга гына исән. Апасы сеңлесен тәрбияли, вакытында даруын каптыра, ашата....

Зоя Алексеевна Артемьевага шул көннәрдә 90 яшь тулды.
Ул 93 яшьлек бертуган апасы Ольга белән Рус Кармәтендә әтиләре төзегән йортта яши. Зоя күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Ике кыз туганы һәм җиде ир туганы була аның. Хәзер исә бары тик Ольга гына исән. Апасы сеңлесен тәрбияли, вакытында даруын каптыра, ашата. Хәер, соңгы елларда Зоя Алексеевна бары тик сөт белән генә туклана.
Артемьевларның таләпчән холыклы әтиләре егетләр белән очрашу түгел, урамга да чыгармый. Шул рәвешле аның кызлары тормыш кора алмыйлар.
Вакыты булганда бертуганнарының Трудолюбовода яшәүче улы балалары белән килеп, аларга мунча яга, бакча казый, чәчә, җыештыра.
Апа белән сеңел аның турында да, социаль хезмәткәр Светлана Кузьмина турында да, авыл фельдшеры Константин Андреев турында да бары тик мактау сүзләре генә әйттеләр. Алар әбиләргә үз балалары кебек. Барлык хуҗалык эшләре дә Светлана өстендә. Хуҗалыкта исә Константин ярдәм итә. Күптән түгел ул әбиләргә мич тә чыгарып биргән. Алар өйдә пешекче урынына да, медик та, психолог та.
Зоя Алексеевна юбилей көнне бераз дулкынланды, чөнки аларга мөхтәрәм кунаклар килде. Гомере буена дуңгызчылыкта эшләгән, яшәү ямен хезмәттә тапкан хезмәт ветеранын котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров килде. Алар ихлас тәбрикләүләрен җиткереп, сәламәтлек, иминлек теләп, ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлавын укыдылар, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев