Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ярты гасыр – мәктәптә

    Педагогия хезмәте ветераны Геннадий Горбатов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Йөзләгән коллегалары һәм укучылары өчен ул тумыштан педагог булып санала. Ул 50 ел гомерен мәктәптә эшләүгә багышлаган. Укытучылык эшчәнлеген 1966 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлап кайткач Яңа Аксубай мәктәбендә башлый. Аннан соң өч ел армиядә хезмәт итә. Кайткач туган мәктәбенең...

    Педагогия хезмәте ветераны Геннадий Горбатов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


    Йөзләгән коллегалары һәм укучылары өчен ул тумыштан педагог булып санала. Ул 50 ел гомерен мәктәптә эшләүгә багышлаган.

    Укытучылык эшчәнлеген 1966 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлап кайткач Яңа Аксубай мәктәбендә башлый. Аннан соң өч ел армиядә хезмәт итә. Кайткач туган мәктәбенең бусагасын рус теле һәм әдәбияты, немец теле укытучысы буларак атлап керә. Балаларга белем һәм күңел җылысын биреп, 38 ел шунда эшли. Геннадий Александрович белем биргән укучылар бүген дә аны яратып искә алалар. Югары класслы һөнәр иясе булгач (ул икенче институтны тәмамлап, немец теле укытучысы һөнәрен ала), мәктәптә үзенең мөгаллимлек сәләтен тулысынча ача. Яхшы эшләгәне, укучыларының район, республика фән олимпиадаларында җиңүләре өчен аңа "Җитәкче укытучы" исеме һәм "Мәгариф отличнигы" билгесе бирелә.

    Геннадий Александрович районда һәм аның чикләрендә шәп уйнаучы шахмат-шашкачы булып та танылды. Шашка буенча аның хезмәтләре һәм эшләнмәләре хәтта Россия басмаларында да дөнья күрде. Геннадий Горбатов - шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең - 20, районның шахмат буенча 15 катлы чемпионы. Интеллектуаль уеннар белән ул балаларны да мавыктыра. Аның инициативасы белән шахмат буенча төрле турнирлар оештырыла. Укучылары республика ярышларында да шахмат һәм шашка буенча зур уңышларга ирештеләр. Геннадий Александрович танылган шахматчыларның остазы булып тора. Лаеклы ялга чыкканнан соң ул ДЮСШ каршында шахмат буенча тренер буларак - тәрбияче, аннан соң ЦВР каршында өстәмә белем бирү укытучысы - АЛда шахмат-шашка түгәрәге җитәкчесе булып эшләде. Ул 75 яшендә генә эшеннән китә, әмма шахмат аның өчен әле һаман да зур мавыгу булып кала.

    -Кызганыч, әмма мин үзем теләгән бар нәрсәгә дә ирешә алмадым, - дип сөйли Геннадий Александрович. - Тик моның сәбәпләре миңа гына бәйле түгел иде. Шулай да мин башкарган хезмәтләрем өчен горурланам һәм районда шахмат-шашка спортын үстерүгә өлеш кертүемә куанам. Мин әйбәт педагоглар белән эшләвемә, лаеклы укучылар булуына, яраткан эш белән шөгыльләнә алуыма язмышыма чиксез рәхмәтлемен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: