Ярты гасыр бергә янәшә
Яңа Кармәт авылында яшәүче Шакировлар гаиләсендә олы бәйрәм - Фәрит улы Рәшит һәм Рәшит кызы Гөлнарның бергә гомер итүләренә 55 ел тула.
Сугыш чоры балалары кичергән барлык авырлыкларны: ачлыгын, ялангачлыгын, михнәтен аларга да кичерергә туры килә.
Икесенең дә әтиләре сугышта, әниләре колхоз эшеннән бушамый, шуңа өйдәге барлык вак-төяк эшләр ул заман балаларына хас булганча, аларның жилкәсенә төшә. Ләкин ничек кенә булмасын, аларда белем алуга теләк көчле була. Күп бала башлангыч белем белән генә калган чорда, Рәшит абый белән Гөлнара апа баштан урта, соңыннан зур тырышлык белән югары педагогик белем алуга ирешәләр һәм барлык көчләрен, тормышларын үзләре туып үскән авыл мәктәбендә балалар укытуга багышлыйлар.
Гөлнар Рәшит кызы рус теле һәм әдәбиятыннан укытса, Фәрит улы Рәшит балаларга тарих фәненнән тирәнтен белем биргән. Укыту белән беррәттән алар төрле вакытта җитәкче вазыйфаларын да башкарганнар. Берсе уку-укыту мөдире вазыйфасын башкарса, икенчесе күп еллар дәвамында мәктәп директоры булган.
Мәктәптәге күптөрле вазыйфаларны бергәләп алып бару белән беррәттән гаилә тормышын да иңгә-иң куеп, бернинди авырлыкларга бирешмичә, тигез итеп алып баралар. Үзләре корган куышта бер-бер артлы 5 балалары: 2 уллары һәм 3 кызлары аваз сала. Аларны үзләре шикелле үк хезмәт сөючән, тырыш, тәрбияле, кешелекле итеп үстерәләр. Дүрт балалары әти-әниләренен һөнәрен сайлап укытучы династиясен дәвам итәләр.
Балаларының һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, әти-әниләренә 15 онык бүләк иткәннәр. Оныклары да әби-бабай тәрбиясен алып, укуга омтылышлары белән башкалардан аерылып торалар. Рәсемнәре һәрчак үзләре укыган мәктәпнең Мактау тактасында эленеп тора. Бәхетле әби-бабай бүгенге көндә кече уллары Илнур, киленнәре Альбина тәрбиясендә матур картлык кичерәләр. Шушы нигездә туган 4 оныкны үз балаларыннан да артык күреп, яратып үстерешәләр.
Шакировлар гаиләсе авылда укымышлы, тәртипле булулары белән аерылып торалар. Гомер-гомергә алар күп итеп газета-журнал яздыртып алалар, китапханәдә даими укучы булып саналалар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар бүген дә җәмгыять тормышы белән кызыксынып, китап, гәҗиттән аерылмыйча, яңалыклардан хәбәрдар булып, балаларына һаман киңәшче, терәк булып, тормышның ямен табып яшиләр.
Рәйсә Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев