Яраткан һәм кадерле әни, әби, дәү әни
Яңа Чуаш Адәмсуы авылында яшәүче Ефремовлар гаиләсендә зур вакыйга булды – Елизавета Алексеевна Артемьевага 95 яшь тулды.
Төгәл 5 ел элек рәсми затлар хезмәт ветеранын 90 яшьлеге белән тәбрикләгәннәр иде. Биш ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Әбекәй бүген дә камил акылында, кәефе күтәренке.
– Хөрмәтле Елизавета Алексеевна, истәлекле гомер бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сезгә тагын озак елларга җитәрлек сәламәтлек, бәхет, рух күтәренкелеге, энергия телим!
Ул РФ Президенты Владимир Путинның юбилей уңаеннан юлланган тәбрикләү хатын укыды, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.
– Мине онытмавыгыз, хөрмәт итеп килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, – дип чын күңеленнән рәхмәтләр укыды тантана сәбәпчесе. Өлкән буын вәкилен Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова да җылы котлады.
– Елизавета Алексеевна – тыл хезмәтчәне, алар Яңа Чуаш Адәмсуы авылында өчәү генә калды, – диде ул. – Әбекәйнең озын гомерле булуына без бик шат. Мин бу йортта еш булам һәм гаилә әгъзаларының аның турында ничек кайгыртуын, оныкларының һәм оныкчыкларының, ә алар аның 28әү, әбиләренә, дәү әниләренә нинди мөнәсәбәттә булуларын күрәм.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның зиһененә сокланырлык: ул түзә алмаслык авыр, ачлык, сугыш елларын, урманда, кырда эшләгән вакытларын хәтерендә яңартты.
Елизавета Алексеевна тумышы белән Черемушки авылыннан. Бала чагыннан яшьтәшләре белән колхозда бил бөгә. 1948 елда күрше Яңа Чуаш Адәмсуы авылы егетенә кияүгә чыга. Ире белән җиде балага гомер бүләк итәләр, иртәдән кичкә кадәр колхозда фидакарь хезмәт куялар. Гаилә башлыгының вафатына да күп еллар узган иде.
Ветеран кызы гаиләсендә яши. Алар өеннән кунакларның өзелгәне юк – Яраткан әниләрен, әбиләрен, дәү әниләренең хәлен белешергә якыннары һәрдаим кайтып торалар.
Ә кадерле һәм газиз кешеләренең юбилее якыннары өчен онытылмаслык зур бәйрәмгә әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев