Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яраткан гәзитенә тугры

    Районда ветераннар хәрәкәте активисты һәм хезмәткәре, район гәзитенең тугры укучысы, аны озак еллар дәвамында яздырып һәм көтеп алучы Федор Васюткинны белмәүче кеше аздыр. Федор Сайдуллович Иляшкинода дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт итә, Венгриядә баш күтәрүләрне бастыруда катнаша. Федор Сайдуллович хезмәт юлын укытучы һөнәреннән башлый. Үзбәкстанда рус һәм немец...

    Районда ветераннар хәрәкәте активисты һәм хезмәткәре, район гәзитенең тугры укучысы, аны озак еллар дәвамында яздырып һәм көтеп алучы Федор Васюткинны белмәүче кеше аздыр.

    Федор Сайдуллович Иляшкинода дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт итә, Венгриядә баш күтәрүләрне бастыруда катнаша.

    Федор Сайдуллович хезмәт юлын укытучы һөнәреннән башлый. Үзбәкстанда рус һәм немец телләре, хәрби эш һәм физкультура фәннәреннән белем бирә. Соңрак Пермь авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Укыганда туган ягына якынрак - Казанга кайтып урнаша. Институтны тәмамлагач авылына кайта, авылдашы Людмилага өйләнә.

    Яшь перспективалы белгечне ул вакытта бай саналган "Төрнәче" совхозына эшкә чакыралар. Федор Сайдуллович монда аз да түгел, күп тә түгел, иллеләп тракторчы булган мехмастерскойда бригаданы җитәкли.

    4-5 елдан соң Аксубайда авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли башлый. Берүк вакытта төзүче белгечлегенә дә укый. Аннан соң кырык ел буена МСОда прораб булып хезмәт куя. Бу вакыт эчендә Иске Тимошкино дуңгызчылык комплексы һәм комплекс-автомат кебек эре объектлар төзелә.

    Лаеклы ялда да Федор Сайдуллович - җәмәгать тормышы үзәгендә кайный. Озак еллар дәвамында ул - район ветераннары советы активисты. Шул көннәрдә аңа сиксән яшь тулды. Район кешеләре арасында тәртипле, хезмәт сөючән, ачык күңелле кеше буларак абруй казанган Федор Васюткин район гәзитенә дә гомере буена тугры калды, бер генә санны да игътибар үзәгеннән төшерми, аны кулына алу белән, парктагы эскәмиягә утырып укырга керешә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: