Яраткан гаиләсе һәм эше белән бәхетле
Моннан нәкъ 30 ел элек, 1991 елның гыйнварында, кулына юллама тоткан Ирина Егорова Иске Савруш авыл китапханәсе бусагасын атлап керә.
Ул вакытка кадәр Чуаш Енорускиносында туып үскән кыз Чабаксар туку фабрикасында эшләргә дә, Алабуга мәдәниагарту училищесында укып, китапханәче дипломын алырга да өлгергән була инде. Җиң сызганып эшкә чума. Шул вакыттан алып 30 ел аккан судай узып та киткән.
30 гыйнварда ул үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Савгач мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләүче ире Владимир Павлов белән 28 ел тату гомер итәләр. Урмандеевода нәкъ менә шулкадәр ел яшәү дәверендә, ул теләсә нинди һава торышында, яңгырда да, карда да, көн саен 7 километр юл узып, Иске Савруш авылына йөреп эшли. Бу хатын-кыз өчен мәшәкатьле булса да, ул эштә бер дә чагылыш тапмый.
Авыл китапханәсе авылда яшәүчеләр тормышында социальмәдәни, мәгълүмати үзәк булып тора. Бу, халык ниндидер кызыклы яңалык артыннан килгән урын. Биредә балалар, өлкәннәр белән патриотик сәгатьләр, тематик чаралар үткәрелә, әдәби түгәрәк эшли, күренекле, иҗади кешеләр белән очрашулар оештырыла. Биредә хәтта музей почмагы да бар, китапханәдә булучылар крестьяннарның көнкүреш предметлары, борынгы чигү эшләре белән таныша алалар.
Китапханә эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – чуаш әдәбияты. Киңлекнең бер өлеше чуаш язучылары әсәрләренә багышланган. Районга килгәч алар китапханәгә дә керәләр, укучылар белән очрашалар, китапларын бүләк итәләр.
Иске Саврушта туып үскән Николай Пильщиков иҗатына багышланган бүлек тә, шулай ук Аксубай районы шагыйрьләренә һәм язучыларына багышланган китап киштәсе дә бар.
– Иске Савруш авыл җирлеге китапханәсен мөстәкыйльлек, авыл колоритының үзенчәлекле атмосферасы аерып тора, – дип сөйли җирлекара китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева. – Китапханәче Ирина Егорова тырыш, башкаручан, эшкә иҗади якын килүче кеше. Безгә аның хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, яхшы фикерләр белән авылдашлары да, әдәбият эшлеклеләре дә мөрәҗәгать итәләр.
– Тормышта миңа бәхет елмайды, – ди Ирина Николаевна. – Үземне бәхетле кеше дип саныйм, якын кешеләрем – ирем, улым, кызым, оныкларым янәшәмдә, яраткан эшем бар.
Һөнәри эшчәнлектә уңышларга ирешү шуннан гыйбарәттер дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев