Якыннары әйләнәсендә бәхетле гомер итә
Беловка авыл җирлегендә яше 90 нан арткан уннан артык кеше яши.
Яңа Үзи авылында гомер итүче Саймә Мөсәлимова да шул категориягә керә. Шул көннәрдә ул юбилеен билгеләп үтте.
Ветеран әби гөл-чәчәкләргә күмелгән, барлык уңайлыклары булган йортта кызының гаиләсе белән яши. Балалары, оныклары сөенеченә әбинең шул яшендә дә сәламәтлеге әйбәт, хәтере яхшы.
Юбилей датасы уңаеннан бу көнне өйдә зур бәйрәм оештырганнар. Районнан бәйрәм белән тәбрикләргә килгән рәсми затларны да ул күтәренке кәефтә, үз аягы белән чыгып каршы алды.
– Хөрмәтле Саймә Фәйзерахман кызы, чын күңелебездән сезне туксан яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек телибаз, – дип мөрәҗәгать итте тантана гаеплесенә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин.
– Сез алга таба да үзегезнең энергиягез белән гаиләгезне, балаларыгызны һәм оныкларыгызны дәртләндереп, аларга көч биреп торсагыз иде. Балаларыгызның, оныкларыгызның киләчәге якты һәм матур булсын өчен сез авыр сугыш елларында үзегезне аямый хезмәт куйдыгыз, Җиңүне якынайттыгыз.
Район җитәкчелеге исеменнән сезгә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерәм! Илшат Минсабир улы РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, район башлыгы исеменнән бәйрәм гаеплесенә чәчәк бәйләме, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды.
Өлкән буын вәкилен социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов кайнар котладылар. Котлаулар, рәхмәт сүзләре ветеранның күңелен нечкәртте. Ул һәммәсенә дә рәхмәт укыды.
– Мин дә сезгә ихлас күңелемнән минем яшькә кадәр җитүегезне, балаларыгыз һәм оныкларыгыз әйләнәсендә бәхетле тормыш кичерүегезне телим, – дигән теләкләрен җиткерде гаилә хуҗабикәсе. Балалары, оныклары, килгән кунаклар да аңа карап шатландылар.
– Безнең әни бик күркәм кеше, – дип сөйли кызы Нәзирә. – Гаилә өчен бик кыен булган вакытларда да ул үзендә яшәргә көч тапты һәм безгә дә ярдәм итте. Безнең аңа булган ихтирамыбыз, рәхмәтләребез чиксез.
Саймә Фәйзерахман кызы тумышы белән Арча районыннан. Сугышка кадәрге тормышы да авыр була, бала чагыннан урман хәзерләү эшләрендә, басуда тир түгә. Язмышы аны Яңа Үзи авылына алып килә – Нәҗибулла Сөнгатулла улына тормышка чыга.
Җиде балага гомер бирә, колхозда төрле эшләрдә эшли. 1974 елда ире вафат була, балаларын ялгызы аякка бастыра. Тормыш итүләре җиңел булмый. Ике баласын югалта, янгын афәтен дә кичерергә туры килә. Әмма ул төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел, бер генә эштән дә курыкмый.
Тырышлыгы белән барысына да ирешә. Унбиш оныгы һәм 7 оныкчыгы әбинең зур сөенече. Ул аларның барысы өчен дә борчыла, алар өчен догалар укый, теләкләр тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев