Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Якыннары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яши

90 яшен тутырган Анна Туктаровна Ерхонина 1930 елның 17 ноябрендә өченче бала булып дөньяга килә.

Горбуновлар гаиләсендә Аннадан кала тагын өч бала була – Александр, Федор һәм Вера. Өлкән уллары Саша сугыш башланганчыга кадәр армиягә китә, ә гаилә башлыгын 1941 елда фронтка алалар.

Александр Ватан алдындагы бурычны батырларча һәм горурлык белән үтәп, исән-имин өенә кайта. Армиядән соң гаилә кора. Аларның балаларын районда беләләр. Ә оныгы Геннадий район шахматчылары арасында күпсанлы җиңүләре белән таныш.

Анна Туктаровнаның бертуганының энесе Анатолий Федорович та шулай ук районда үзенең игелекле эшләре белән данлыклы. Ул биш елдан артык Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде.

Аннаның әтисе Бөек Ватан сугышы елларында күптапкыр яралана. Һәр тапкыр язмыш аңа мәрхәмәтле була – яраланган саен өенә кайтарып җибәрәләр. Әмма чираттагы тапкыр авыр яраланганнан соң, ул тернәкләнә алмыйча үлеп китә. Гаилә башлыгының вафатыннан соң, әниләре Елена балаларын әтиләре үрнәгендә тәрбияләп үстерә.

Анна,әнисенә ярдәм итәр өчен, кечкенәдән эшли башлый. Һәр иртә ул җирле авыл советында мич яга, аннары йорт саен йөреп чыгып, кешеләрне эшкә чакыра, ә кич белән идән юа. 1950 елда Анна Туктаровна Иваново өлкәсенә торф чыгару эшләренә китә. Өч елдан Яңа Баланда авылыннан Егор Ерхонин белән таныша. Язмышын аның белән бәйли.

Гаиләдә 9 бала дөньяга килә. Кызганычка каршы, аларның икесе бакыйлыкка күчкән. Ирле-хатынлы Ерхониннар лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр.
Яңа Баландада Анна Туктаровна төрле эшләрдә эшли, нинди эш кушсалар да баш тартмый. 1970 елда җирле клубка җыештыручы булып урнаша һәм лаеклы ялга киткәнче шунда хезмәт куя.

Бүгенге көндә Анна Туктаровна төпчек улы Сергей гаиләсе белән яши. Ул кул кушырып утырырга өйрәнмәгән, көченнән килгәнчә хуҗалык буенча, балалар тәрбияләшергә булыша, килене Наталья белән кыйммәтле һәм тапкыр киңәшләре белән уртаклаша. Әбекәйнең 15 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Юбилярны туган көне белән якын кешеләре котлады. Район башлыгы Камил Гилманов Анна Туктаровнаны телефон аша тәбрикләде:

–Бу истәлекле көндә мин Сезгә ныклы исәнлек, күңел көрлеге телим. Сезнең тормышыгызда юбилейлар бер генә булмасын, – дигән теләкләрен белдерде ул.
Җирлек башлыгы Надежда Айдова тантана сәбәпчесен шәхсән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, гөлләмә, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев