Аксубаево
  • Рус Тат
  • Якыннарың яныңда булу зур бәхет

    Алга авылында өлкән яшьтәге ветераннар аз түгел. Әфхат Хәйруллин күптән түгел генә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга төрле шәһәрләрдән кызлары кайткан, Трудолюбово авыл җирлеге вәкилләре килгән иде. Тантана гаеплесе, котлаулар кабул итеп, шатланды, куанды. - Бүген ничек яшәвебезне, өстәл тулы ризыкны күреп әнинең исе китәр иде -...

    Алга авылында өлкән яшьтәге ветераннар аз түгел.


    Әфхат Хәйруллин күптән түгел генә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга төрле шәһәрләрдән кызлары кайткан, Трудолюбово авыл җирлеге вәкилләре килгән иде. Тантана гаеплесе, котлаулар кабул итеп, шатланды, куанды.

    - Бүген ничек яшәвебезне, өстәл тулы ризыкны күреп әнинең исе китәр иде - ди ул.

    Ветеран авыр ачлык елларын әле дә хәтерли. Гаиләдә алар 3 ул һәм 1 кыз үсәләр. (Алар бүген дә исән-сау, бертуганнарның өйләре дә янәшә урнашкан, кыз туганнары да шул ук урамда яши). Бишенче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул колхозга прицепщик булып эшкә урнаша. Бераз соңрак механизаторлар курсын тәмамлый һәм гомере буена техникада эшли. Тракторлар маркасы да игенчелек тармагы камилләшү белән бергә үзгәрә: ХТЗ-7, ДТ-54, МТЗ-52. Әфхат абый басуларны сөрә, чәчә, комбайнда уңыш җыя. Биш ел урман хуҗалыгында урманчы булып та эшләп ала. Әлеге дәвердә урманны тәрбияләү заданиесен үтәп, Әфхат Хәйруллин ике тапкыр коммунистик хезмәт ударнигы була. Лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә. Тормыш иптәше Хаҗия Минебай кызы белән (кызганычка каршы, ул мәрхүм инде) 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Әфхат Габбас улы - онык- оныкчыкларга бай бабай. Бүгенгесе көндә аның 14 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Җәйләрен аның йортына төрле шәһәрләрдән балалары кайта, өй балалар тавышына күмелә. Зур гаилә башлыгы улы Ильяс гаиләсе белән бергә яши, хәленнән килгәнчә аларга ярдәм итә. Ул игътибар үзәгендә, тәрбияле һәм бүгенге тормышыннан канәгать.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: