Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Якыннары янәшәсендә

Бөек Ватан сугышы ветераны, районның мактаулы гражданины Елисей Тимирясов 92 нче туган көнен билгеләп үтте. Бу көнне фронтовикның балалары һәм оныклары иртәдән үк Аксубайга ашыктылар. Күпсанлы кунаклар өчен түр өйдә мулдан табын әзерләнде. Туганнары, дуслары, укучылары, фикердәшләре озак көттермәделәр, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тотып, килеп тә җиттеләр. Елисей Мурзичны котларга район...

Бөек Ватан сугышы ветераны, районның мактаулы гражданины Елисей Тимирясов 92 нче туган көнен билгеләп үтте.

Бу көнне фронтовикның балалары һәм оныклары иртәдән үк Аксубайга ашыктылар. Күпсанлы кунаклар өчен түр өйдә мулдан табын әзерләнде. Туганнары, дуслары, укучылары, фикердәшләре озак көттермәделәр, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тотып, килеп тә җиттеләр.
Елисей Мурзичны котларга район башлыгы Камил Гилманов та килде. Ул ветеранны туган көне белән чын күңеленнән тәбрикләде, сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете теләде.
-Сез мәгарифне үстерүгә үзегездән зур өлеш керттегез, - дип әйтте район җитәкчесе. - Озак еллар дәвамында җәмәгать эшендә тырышып хезмәт куйдыгыз - районның ветераннар оешмасын җитәкләдегез. Үзегезнең хезмәтегез, актив тормыш позициягез белән, Сез яшь буынга өлге булып торасыз.
Тантана иясе адресына отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, аның элеккеге укучысы, укытучысы белән күрешү нияте белән Мәскәү каласыннан махсус кайткан Юрий Рождественский йөрәк түреннән чыккан бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Өйдә дустанә, кунакчыл мохит хөкем сөрде.
Елисей Тимирясов 1942 елның апрелендә фронтка алына. Корсунь-Шевченск сугышында, Яссо-Кишенев һөҗүм итү операциясендә катнаша. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм хәрби медальләр белән бүләкләнгән.
Иң якын кешеләре янәшәсендә ветеран үзен бәхетле тоя.
-Шулкадәр игътибар бирүегезгә куанып туя алмыйм, - дип әйтте ул, - Бүген яраткан гаиләм - улларым, киленнәрем, онык-оныкчыкларымның янымда булуына шатланам.
Ветеран үзе генә яшәсә дә, якыннары аны онытмый. Казан шәһәрендә яшәүләренә карамастан, иң якын кешеләре янына даими кайтып йөриләр.
-Бәйрәм мәшәкате безнең өчен шатлык кына, - дип сөйлиләр алар. Ул гына исән булсын. Кадерле кешеңнең синең кайтуыңны көтеп торуы, кайтыр урының булу - зур бәхет.
Әлеге истәлекле көндә алар сугыш елларын, сигезьеллык мәктәпне, элеккеге укучылар һәм укытучыларны, якын кешеләрен искә алдылар. Шунда ук киләчәккә планнар корылды. Беренчел чираттагы план - район үзәгендә яшәүче укучылар белән очрашу. Әлбәттә инде, сүз Ватан, патриотлык турында барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев