Аксубаево
  • Рус Тат
  • Якыннары янәшәсендә

    Татар Сөнчәлесе авылында гомер кичерүче Гадәния Закированың 90 яшьлек юбилее чын-чынлап якты бәйрәмгә әверелде. Ветеран яшәгән йортка иртәдән үк якыннары, туганнары җыелды. Районнан да вәкилләр килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм мөлкәт белән идарә итү буенча урынбасары Илшат Моратшин Гадәния Сәхабетдин кызын чын күңеленнән туган көне белән котлады. РФ...

    Татар Сөнчәлесе авылында гомер кичерүче Гадәния Закированың 90 яшьлек юбилее чын-чынлап якты бәйрәмгә әверелде.

    Ветеран яшәгән йортка иртәдән үк якыннары, туганнары җыелды. Районнан да вәкилләр килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм мөлкәт белән идарә итү буенча урынбасары Илшат Моратшин Гадәния Сәхабетдин кызын чын күңеленнән туган көне белән котлады. РФ Президенты Путинның котлау хатын укыды, гөлләмә, район башлыгыннан бүләк тапшырды.

    - Сезнең буынга күп сынаулар үтәргә туры килсә дә, яшәү көчегез ныклы булган, - дип ассызыклады ул. - Сезнең тормыш принцибы, түземлегегез яшь буын өчен үрнәк булып тора.

    Юбиляр әби социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцевадан, Мюд авыл җирлеге башлыгы Нурфәиз Вәлиевтән, туганнары, күршеләреннән тәбрикләүләр кабул итте.

    Гадәния Сәхабетдин кызы - авылда ихтирамга лаек кеше. Аның бөтен тормышы шунда уза, күмәкләшү чорында гаилә кулак итеп табылып, Урта Азиягә озатыла. Сәмәрканд шәһәрендә гаилә күтәрә алмаслык кайгы кичерә - бала тудырган вакытта әниләре үлеп китә. Әтиләре балаларын алып туган ягына әйләнеп кайта. Өлкән апасын фронтка алганда Гадәния бәләкәй була әле. Әтиләре авырып китә. Гаиләне ачлык тырнагыннан алып калу өчен, аңа сыер, сарык көтүен көтәргә туры килә. Кырда да хезмәт куя, исәпкә алучы булып та эшли. Сугыштан соң авыл егете Касыйм Закир улына тормышка чыга. Дүрт балага гомер бирәләр, бишенчегә ятим бала алып, аны үзләренеке кебек тәрбияләп үстерәләр.

    - Гадәния Сәхабетдин кызы һәрвакыт хәрәкәттә булды, - дип сөйли күршесе Фәридә Мифтәхова. - Хәзер дә кул кушырып утырырга яратмый. Зиһене яхшы, биш вакыт намазын калдырмый.

    Ветеран якыннарының кайгыртуын һәм тәрбиясен тоеп гомер итә. Төпчек кызы һәрвакыт аның янәшәсендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: