Яңа Тимошкино авылында гомер кичергән Владимир Михайлович Евдокимовка шул көннәрдә 90 яшь тулды.
Юбилее уңаеннан ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән адреслы тәбрикләү хаты, район башлыгы Камил Гилмановтан бүләкләр алды.
Владимир Михайлович Яңа Тимошкино авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Бала чагы сугыш елларына туры килә, яше тулмау сәбәпле...
Яңа Тимошкино авылында гомер кичергән Владимир Михайлович Евдокимовка шул көннәрдә 90 яшь тулды.
Юбилее уңаеннан ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән адреслы тәбрикләү хаты, район башлыгы Камил Гилмановтан бүләкләр алды.
Владимир Михайлович Яңа Тимошкино авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Бала чагы сугыш елларына туры килә, яше тулмау сәбәпле фронтка китә алмый, ә менә тылда өлкәннәр белән беррәттән Җиңүне якынайту өчен бил бөгә. Сугыш вакытында ук колхозда механизатор булып эшли башлый, гомумән алганда, гомере буена техника руле артыннан төшми. Лаеклы ялга китәр алдыннан гына берничә ел тимерчелектә слесарь булып эшли.
Күрше Федоровка авылы кызы Евдокияне тормыш юлдашы итеп сайлый. Яшьләр өйләнешеп, өй салып керәләр. Бер-бер артлы балалары - Петр, Георгий, Михаил, Василий, Елизавета һәм Нина дөньяга киләләр. Аларның барысын да җәмгыятьнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстерәләр. Балалары авыл хуҗалыгы тармагында, көч структураларында илебезгә файда китереп хезмәт куялар. Василий авылда яшәп калган. Владимир Михайлович аның гаиләсендә ихтирам һәм кайгырту тоеп гомер итә.
- Өлкән кешеләрнең социаль һәм рухи иминлеген кайгырту һәрвакытта да хакимиятнең беренче бурычы булды һәм шулай булып кала да, - дип сөйли район башлыгы Камил Гилманов. - Өлкән буын кешеләренә, хезмәт ветераннарына сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт куйганнары өчен рәхмәт әйтәсе, сәламәтлек телисе килә.
Котлауларга Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов, юбилярның балалары, оныклары һәм оныкчыклары, күп санлы туганнары да кушылды. Сүз уңаеннан, җирле мәдәният йорты коллективы һәм Урмандееводан үзешчән артистлар Валентина һәм Эдуард Ильиннар да музыкаль котлауларын җиткерделәр. Мондый җырлы-биюле атмосферада юбилярның туган көне тагын да күңеллерәк, кызыклырак бәйрәмгә әверелде.
Нет комментариев