Аксубаево
  • Рус Тат
  • Якыннары белән бәхетле

    Левуковлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Хезмәт ветераны Ульяна Сергеевна үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу аның гаиләсе өчен чын бәйрәм иде. Юбилей хөрмәтенә төрле яктан гаиләләре белән балалары кайтып төште. Бәйрәм Беловкада яшәүче кызы Тамара йортында узды, ветеран соңгы елларда аның гаиләсендә тәрбияләнә. Ульяна Сергеевнаны юбилее белән тәбрикләргә район...

    Левуковлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды.



    Хезмәт ветераны Ульяна Сергеевна үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу аның гаиләсе өчен чын бәйрәм иде. Юбилей хөрмәтенә төрле яктан гаиләләре белән балалары кайтып төште. Бәйрәм Беловкада яшәүче кызы Тамара йортында узды, ветеран соңгы елларда аның гаиләсендә тәрбияләнә. Ульяна Сергеевнаны юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин килде. Ул чын күңеленнән Бөек Җиңүдә хезмәт батырлыгы күрсәткәне, халык хуҗалыгын тергезү һәм үстерүгә өлеш керткәне, балаларын лаеклы тәрбияләгәне өчен юбилярга зур рәхмәт белдерде. Юныс Гыйләҗ улы Россия Федерациясе Президенты В. Путинның өлкән буын вәкилләренә юлланган бәйрәм котлавын укыды, район исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәм сәбәпчесен туксан яшьлек юбилее белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов тәбрикләде. Тантаналы мизгелләрне дәвам итеп, иң якын кешеләренә ихлас хисләрен белдерү максатыннан уллары һәм кызлары чуаш телендә туган йорт, иң кадерле кеше - әни турында җыр башкардылар. Әлеге гаилә хорына әниләре дә кушылып җырлады. Аның күзләрендә шатлык нурлары балкыды, күз яшьләре чагылып узды.


    - Хөрмәтегез өчен рәхмәт, - дип дулкынлануын белдерде ул. - Барысының да килүе - ул олы бәхет!


    Ә Ульяна Сергеевнаның язмышы җиңел булмаган. Балачактан ук ачлыкка да, салкынга да түзәргә, хезмәткә өйрәнергә туры килгән. Яшь чактан ук урман әзерләүдә катнашкан. Әлеге сынаулар җиде ел дәвам иткән. Бөек Ватан сугышыннан соң кияүгә чыккан. Аның ире, сугышта катнашып, инвалид калган. Шулай итеп, авыр хезмәт хатыны җилкәсенә төшкән. Тик фронтовик өйдә утырмаган, гаиләсен туендыру өчен колхозда көтүче булып эшләгән. Левуковлар сигез бала тәрбияләп үстерә. Һәрберсе тормышта үз урынын тапкан һәм иҗат өлкәсендә дә уңышларга ирешкән. Олы улы Владимир - танылган шагыйрь, язучы һәм музыкант. Музыкаль сәләт һәм максатчанлык кече кызлары Тамараның да һөнәренә әверелгән. (Ул Беловка мәдәният йорты җитәкчесе). Ульяна Сергеевна үзе дә бик сәләтле бала булган.


    - Ул яшь чагында бик матур җырлаган. Аның шигырьләре хәтта "Сувар" республика чуаш газетасында да басылган. Ул бүген дә җырларга ярата һәм күп әдәбият укый. Еш кына аның бүлмәсендә караңгы төнгә кадәр ут сүнми, - дип сөйли Тамара.


    Ветеран бүгенге көнгә кадәр чуаш шагыйре һәм язучысы Полоруссов-Шелебине хәтерли.


    - Бик кызыклы кеше, елга буена төшкәч, бик матур җырлый иде!.. Күңелле вакытлар бар иде шул, - дип сөйли Ульяна әби. -Тик минем бүген яшисем килә, чөнки тормыш хәзер шундый матур!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: