Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Якташларга бүләк - электростанция

1938 елның июлендә Яңа Ибрай халкы өчен икеләтә зур вакыйга була. Республика хакимиятенең югары органы рәисе итеп якташыбыз, Яңа Ибрай авылында туып-үскән Динмөхәммәтов Гали Афзалетдин улы сайлана.

Бу югары постта ул бөтен җаны белән кече ватаннарына ярдәм итәргә тырышкан шәхес.  

...Бөек Ватан сугышы тәмамлангач Яңа Ибрай авылының ир-егетләре бер-бер артлы өйләренә кайта башлый. Яңа Ибрай авылы җирлегендә булган “Үсәр“, Кутузов һәм Суворов исемендәге өч хуҗалык бер итеп берләштерелә. Рәис итеп бертавыштан Минзакир Шәмиевны сайлап куялар. Авыл халкын үз хуҗалыгында яңа тормыш төзү хыялы берләштерә.

Алар ярдәм сорау өчен Югары Советта эшләүче авылдашлары янына “илче” җибәрергә карар кылалар. Бу мөһим йомыш белән йөрү өчен районда җаваплы урында эшләүче Гыйльметдин Шәйхетдиновны сайлыйлар. Соңрак ул якташларына берләшкән хуҗалык икътисадын торгызуда ярдәм итүләрен сорап Гали Афзалетдиновичның Сталинга шалтыратуы турында авылдашларына озак сөйләячәк әле.  

- Бер ай да үтмәде, колхозга 350 мең сум акча, ике йөк машинасы (полуторка), 70 (!) ат, локомобиль, җылылык электростанциясе, генератор, югары һәм түбәнәйткеч трансформатор, шулай ук ут чыбыгы кайтарылды, - дип сөйли педагогика ветераны, мәктәп музеена нигез салучы Шәүкәт Кәбиров.  

1949 елның язында колхозчылар кем ат, кем үгез җигеп, урманнан баганалык ташый. Электростанция өчен бинаны нык итеп кирпечтән төзеп куялар. Аны эксплуатацияләү белән җирле оста Вәлиҗан Әхмәтҗанов шөгыльләнә. Локомобиль Миннегали Мингатинга ышанып тапшырыла. Электрлаштыру яңа эш булганлыктан, авылда белгеч булмый, шуңа сугыштан яңа кайткан Габдулла Мөгыйновны Бөгелмә механизация мәктәбенә укырга җибәрәләр. Авыл халкы аның кайтуын түземсезлек белән көтеп ала.

Шулай итеп, 1950 ел ахырында Яңа Ибрай авылында районда беренче булып, данлыклы якташыбыз бүләге - электр станциясе эшли башлый. Бу яңалык авыл кешеләренең тормышын тамырдан  үзгәртә. Барлык йортларда да Ильич лампочкалары яна, тегермән, пилорама эшли башлый. Әлеге могҗиза турындагы хәбәр  еракларга ишетелә. Ә колхоз тегермәне халык өчен иртәнге сәгать өчтән кичке унбергә кадәр эшли башлый.  

Яңа Ибрай авылы электростанциясе 1968 елга кадәр – районның үзәкләштерелгән электрлаштыруына кадәр эшләвен дәвам итә. ...Республика хакимияте органының беренче рәисе кече Ватаны хакына күп кенә данлы эшләр башкарган. Ә бу - үзенең кадерле якташлары турында кайгырткан бер генә мисал. Яңа Ибрай авылында аның истәлеген мәңгеләштерү буенча күп эшләр башкарылды.

Мәктәп музеенда аның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган аерым экспозиция бар. Әлбәттә, бу, беренче чиратта, мәктәп ветераны, тарих укытучысы Шәүкәт Галимҗан улы Кәбиров казанышы. ТАССРның 100 еллыгына һәм Гали Динмөхәммәтовның тууына 130 ел тулу уңаеннан авыл халкы туган ягына күренекле якташыбызның бюстын куярга хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев