Яхшы яшәр өчен тырышып эшләргә кирәк
Авыл кешесе өчен шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару гаилә бюджеты өчен эшләү генә түгел, яшәү рәвеше дә.
Иң булдыклы, максатчан кешеләр йорт-җирләрен кече авыл хуҗалыгы бизнесына әйләндерәләр. Яңа Үзи авылыннан Алимбековлар өчен бу әле гаилә эше дә.
Гаилә башлыгы 72 яшьлек Фәрит Сәетгәрәй улы хезмәт юлының зур өлешен колхоз производствосына багышлаган. Эш сөючән кеше буларак, улы Фәнис белән шәхси хуҗалыгын киңәйтә башлый. Фермер хуҗалыгын улларына рәсмиләштерәләр. Барысына да тырыш хезмәтләре белән ирешкәннәр. Шуннан бирле дистәдән артык ел узган. Бүгенге көндә Алимбековлар гаиләсе хуҗалык алып бару өчен яхшы базага ия, малларга һәм кошларга терлек азыгына бөртекле культуралар үстерү өчен 24 гектар җирләре, җир эшкәртү, уңышны җыеп алу өчен кирәкле техника, терлекчелек биналары бар. Бер сүз белән әйткәндә, зур хуҗалыкны уңышлы алып бару өчен бар нәрсәгә дә ия алар. Агымдагы елда бөртеклеләрдән мул уңыш алганнар – гектардан 50 центнерга якын.
– Яхшы яшәр өчен тырышып эшләргә кирәк, – ди өлкән Алимбеков. – Авылда эшсез яшәп булмый, ул кешене алга этәрә.
Мөгезле эре терлек үстерүдән башлаганнар. Вакыт узу белән, вәзгыятьтән чыгып, эш юнәлешенә төзәтмәләр керткәннәр. Соңгы вакытта сарыклар һәм кош-корт асрауга махсуслашканнар. Яз көне кош-кортларның баш саны 1000гә кадәр җиткән. Әмма, терлекчелек шундый тармак – эпидемиягә бәйле хәл куйган бөтен хезмәтне юкка чыгара ала. Республиканың ике районында кош гриппы буенча соңгы мәгълүматлар аларны да борчылырга мәҗбүр иткән. Көзен кош-кортларны сату-урнаштыру буенча киеренке эшләргә туры килгән. Барысын да оператив башкарганнар, ярый әле авылда ярдәм итүчеләр күп.
Алимбековлар сарык асрау белән дә шөгыльләнәләр. Бүген аларның хуҗалыгында 60 баш сарык бар. Сарыклар баш санын арттыра башлагач, йонын тапшырырга теләп караганнар. Әмма тиздән бу товарның бернинди табыш китермәвен, ә итнең кыйммәтле булуын аңлаганнар. Менә шулай, базар эшен яхшы аңлап, фермерлар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерәләр. Эшкә гаиләнең барлык әгъзалары да җәлеп ителгән: әби белән бабай да, уллары белән килен дә, оныклар да: каникул вакытларында КФУның 2 курсында белем алучы кызлары да, тугызынчы сыйныфта укучы малайлары да.
Үз хуҗалыгыңда эшләү ял көннәрен дә, отпускны да күздә тотмый. Эш авыр, физик көч таләп итә һәм үз чыгымнары да бар. Фермер иртәдән кичкә кадәр эш белән мәшгуль. Җәй көннәрендә таң белән торырга һәм кош-кортларны төлкеләрдән сакларга туры килә. Тик алар авырлыкларга ияләшкәннәр инде. Куйган хезмәтләренең нәтиҗәсе канәгатьләнү китерә, гаилә бюджетын формалаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев