Яңа Тимошкино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Елизавета Семеновна Николаева бөтен гомерен эшкә багышлый, шуңа күрә аның шәхси тормыш төзергә вакыты да булмый.
Елизавета Семеновна 1931 елның 29 октябрендә Яңа Тимошкино авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Ни аяныч, биш баланың икесе генә исән кала.
Сугыш елларында Елизавета Семеновна әнисенең бертуган апасы тәрбиясендә кала, чөнки әнисен спекуляция өчен хөкем итәләр, ә әтисе фронтка китә. Кыздан тыш түтәсенең гаиләсендә тагын өч бала була.
Мәктәпкә ул тугыз яшьтә бара, 4 сыйныф тәмамлый. Укуны дәвам итү турында сүз дә булмый, чөнки ашарга да, өскә кияргә кием дә булмый.
Юбилярның балачагы бөтенләй булмый. Ул кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үскән кешеләр буыныннан. Башка балалар белән беррәттән, кечкенәдән колхозда бил бөгә, тамак ялгау өчен нинди авыр эш бар, барысын да башкарырга туры килә, хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итә.
Елизавета Семеновна ачтан үлмәс өчен черек бәрәңге, төрле үлән ашаганнарын хәзер дә дулкынланып искә ала.
Тиздән әтисе сугыштан кайта. Кулы яралану аркасында аны демобилизациялиләр. Гаиләне ничек тә булса туендыру өчен, ике кызы белән ул Шенталы районының Васильевка авылына сыер көтүе көтәргә китә. Ул чакта Елизавета беренче тапкыр чын ипи тәмен татый. «Шундый тәмле иде!» – дип искә алды әбекәй ул еллар хатирәләренә бирелеп. Бу җылы хатирә һәм балачак тәме аның хәтерендә мәңгегә сакланып калган.
Әниләре кайткач гаилә тулы тормыш белән яши башлый. Ике елдан соң алар туган авылларына әйләнеп кайталар, йорт сатып алалар һәм бергә яши башлыйлар.
Сугыштан соңгы елларда, 1947 елда, Елизавета Семеновна Ф.Энгельс исемендәге колхозда эшли башлый. Беренче ике елда бозаулар симертүдә эшли, аннан пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып хезмәт куя. Эш арасында вербовка буенча ике тапкыр торф чыгару эшләренә бара. Колхозда хезмәт көне өчен эшлиләр, хезмәт хакын ашлык белән түләгәннәр. Шуңа күрә, акча эшләргә китү мөмкинлеге тууга ук ул шунда юл тоткан. Шундый эшкә кечкенәдән авыр эшкә ияләшкән көчле рухлы кеше генә түзә алган.
Елизавета Семеновна истәлекләреннән:
“Зур кыр, аны “карта” дип атаганнар, торф кирпечләреннән озын линияләр белән капланган. Киптерү өчен аларны әйләндереп торалар, күпмедер вакыттан соң тагын куялар. Торф әзер булганда, аннан якынча бер метрлы, коеларны хәтерләтүче корылмалар төзегәннәр. Аннан соң әлеге торф кирпечләрен кәрҗингә салып ташып, пирамидалар кебек төзеп куйганнар. Торф валчыклары ашлама буларак кулланылган. Аларны вагоннар белән алып киткәннәр».
Ветеран бөтен гомерен эшкә багышлый. Моңа аны беркем дә мәҗбүр итми, яхшырак тормышта яшисе килә. Ул 35 ел сыер савучы булып эшләгән. Озак еллар намуслы хезмәте өчен медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, «Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы» исеменә лаек булган. Кызганычка каршы, аның шәхси тормышы килеп чыкмый.
Елизавета Семеновнаның тормышка һәм кешеләргә карата игелеклелек, тормыш сөючәнлек, оптимистик карашны бүгенге көнгә кадәр дә саклап калуы гаҗәп. Үзенең тормыш үрнәге белән ул кешенең мөмкинлекләре зур булуын раслый.
Бүген юбиляр туганының кызы Вера Бикмурзина тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров һәм Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева килде. Алар тантана сәбәпчесен күркәм бәйрәме белән җылы котлап, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар.
– Ходай Сезгә алдагы көннәрдә дә нык сәламәтлек һәм озын гомер насыйп итсен. Өйдә һәрвакыт җылы, уңайлы булсын, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәгез, – дип теләде ветеранга Сергей Александров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев