Яңа Ибрай авылыннан тыл хезмәтчәне Сания Гайфетдин кызы Дәүләтшинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Сания Гайфетдин кызы 1931 елның 5 октябрендә алты балалы гаиләдә өченчесе булып дөньяга килә. Бала вакыты сугыш елларына туры килгәнгә, гел бишле билгесенә укыса да, алга таба белем алу чикләнә, ул нибары өч кенә сыйныф тәмамлый ала.
Унбер яшеннән колхозда эшли башлый. Уналты яшендә кызны Берсутка урман кисү эшләренә җибәрәләр. 1956 елда кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән матур, бәхетле тормышта яшиләр, 8 балага гомер бүләк итәләр, кызганычка каршы, беренче кызы өч айлык вакытта ук гүр иясе була. Шөкер, калган җиде баласы бүген исән-сау, тормышта үз урыннарын тапканнар.
1973 елда, озакка сузылган авырудан соң, ире 42 яшендә дөнья куя. Сания Гайфетдин кызы җиде бала белән ялгызы кала. Ул вакытта иң өлкәненә 15 яшь, ә төпчегенә яшь ярым була. Яшь хатын тормыш авырлыклары алдында төз чүкми, алны-ялны белми тырыш хезмәт куеп, балаларын ялгызы аякка бастыра. Балаларының барысына да югары, урта махсус белем алырга ярдәм итә.
Лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә. Бүгенге көндә улы Мөнир, килене Гөлчәчәк белән мәһабәт, иркен йортта, кадер-хөрмәттә бәхетле картлык кичерә. Калган балалары да ата-ана нигезенә еш кайталар. Дәүләтшиннарның йорты һәрчак кунакларга шат, ишекләр алар өчен һәрчак ачык. Юбилей көнне дә барлык балалары, онык-оныкчыклары кайттылар, әбекәйне күркәм бәйрәме белән котлап, гөлчәчәкләргә күмделәр, алдагы бүлмәдә тантана сәбәпчесе хөрмәтенә корылган табын ризыклардан сыгылып торды. Ул 10 оныгы һәм 7 оныкчыгы өчен кадерле дәү әни дә.
– Хөрмәтле Сания апа! Сезнең буынга тормыш авырлыкларын да, бүгенге матур, мул тормышны да күрергә насыйп булган. Яшьлегегезне дәһшәтле сугыш урлаган. Ил башлыгы Владимир Путин, Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен, хезмәт ветераннарына үзенең тәбрикләү сүзләре язылган хатын җибәрә. Бүген шундый хат сезнең исемгә дә килде. Алдагы көннәрегезне дә тынычлыкта, муллыкта үткәрергә язсын, – дигән сүзләрне җиткерде тантана сәбәпчесен истәлекле туган көне белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырып. Тәбрикләүләргә авыл җирлеге хезмәткәре Рәмис Нуртдинов һәм китапханәче Тәнзилә Сафина да кушылды.
Әбекәй үзен олылап, хөрмәт итеп килгәннәре өчен, барысына да рәхмәт укыды. Ходай Тәгалә гомерен биреп, якыннарын шатландырып, бүгенге рәхәт тормышның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын әбекәйгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев