Тимофей Игнатьевич Турлуков район үзәгендә туып үсә.
Ундүрт яшеннән колхозда эшли башлый. Башта атлар фермасында атлар карый, аннан соң төрле эшләрдә бил бөгә. Яшьтәшләре белән печән, салам өяләр. Белоруссиядә хезмәт итә. Армиядән соң машина йөртүче булып эшли башлый. Кечкенәдән техникага тартылганга, эшен яратып башкара.
- Техниканы бик ярата. Безнең машиналарны...
Тимофей Игнатьевич Турлуков район үзәгендә туып үсә.
Ундүрт яшеннән колхозда эшли башлый. Башта атлар фермасында атлар карый, аннан соң төрле эшләрдә бил бөгә. Яшьтәшләре белән печән, салам өяләр. Белоруссиядә хезмәт итә. Армиядән соң машина йөртүче булып эшли башлый. Кечкенәдән техникага тартылганга, эшен яратып башкара.
- Техниканы бик ярата. Безнең машиналарны да тикшереп, карап тора, - дип сөйли бәйрәм гаеплесенең улы Юрий.
Шулай итеп аның гомере руль артында үткән. Гомумән алганда, хезмәт стажы илле елны тәшкил иткән, шуның кырык елы - машина йөртүче булып.
Тормыш юлдашы Ольга Григорьевна белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер Тимофей Игнатьевичның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Юбиляр үз яшенә карата күпкә яшьрәк күренә. Ул бик тә позитив, изге күңелле кеше.
Без килгәндә Тимофей Игнатьевич Олимпиада тапшыруын карый иде.
- Ул илдә, республикада, районда барган барлык вакыйгалар белән дә таныш, - дип дәвам итте Юрий Тимофеевич. - Кибеткә, почтага үзе йөрергә тырыша. Гәзитләрне кызыксынып укый.
Бабай үзе генә тора, ләкин район үзәгендә яшәүче кызы Нина һәм улы Юрий аңа ялгызлык хисен тоярга ирек бирмиләр.
Ветеранны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин кайнар котлады. Ул Ил башлыгы Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юлланган хатын укыды, гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов та юбилярны ихластан тәбрикләделәр.
Нет комментариев