Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ветеранның ышанычлы тылы – яраткан балалары, оныклары Һәм оныкчыклары

Беловка авылыннан Ольга Максимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Тыл ветераны Ольга Герасимовна 12 яшеннән эшли башлый.

– Кечкенәдән әти-әниемә булышып үстем, басуда, кая эшче куллар таләп ителде, шунда хезмәт куйдым. Әтине фронтка алдылар, без – әни, мин һәм сеңелем калдык, – дип искә алды юбиляр.

Авыр, ачлык елларында Ольга Максимова, бөтен кеше кебек үк, авырлыклар алдында баш ими, җиңүгә ышану аңа яхшы киләчәккә өметне сүндерми.

– Аның тормыш тарихы катлаулы, мин аның ул ерак ач-ялангач вакытлар турында сөйләгәннәрен һәрвакыт күз яшьләре белән тыңлыйм. Әмма безнең әни – көчле хатын-кыз, – ди әбекәйнең кызы Зинаида.

Сугыш беткәннән соң Ольга Герасимовна авылдашына кияүгә чыга. Максимовлар гаиләсе тулылана – бер-бер артлы ун бала дөньяга килә, бүгенге көндә барысы да исән-сау.

– Гаиләбез зур – әнинең 19 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар, әниебез сау-сәламәт һәм аның янына килеп йөри алуыбыз белән без бәхетле. Әти-әниләр – без, балалар, онык-оныкчыклар өчен зур бәхет, – дип сөйли юбилярның кызы.

Гаилә башлыгы 57 яшендә гүр иясе булган. Балалары сүзләренә караганда, ул бик яхшы кеше булган, ир белән хатын бер-берсен яратып, хөрмәт итеп дөнья көткәннәр.

–Без һәрвакыт әни янәшәсендә, аның өчен бөтен гаиләбез белән кирпеч өй салдык, биредә барыбыз бергә җыелышабыз. Әбекәй хәзерге көндә авылда кызларының берсе белән яши, ә элек шәһәрдә яшәүче балаларында чиратлап, берәр ай кунак булып йөргән, кайсындадыр кыш буе, кайсындадыр җәй буе торган. Без аны беркайчан да ялгызын гына калдырмыйбыз, әниебезне бик яратабыз, – диләр балалары.

Ветеранны котларга Аксубай районы мәдәният йорты җитәкчесе Алексей Тимирясов та килде.

– Ольга Герасимовна, сезне район башлыгы һәм шәхсән үз исемемнән шундый матур бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез! Без сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә озын озак гомер итүегезне телибез, – дип котлады ул ветеранны, район исеменнән бүләкләр һәм Ил башлыгы Владимир Путинның котлау хатын тапшырып.

Котлауларга Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов та кушылды.

– Озын гомер сезгә, Ольга Герасимовна, тагын 95 һәм 100 яшьлек юбилейларны да каршы алырга язсын! – дигән теләкләрен җиткерде җирлек башлыгы, әбекәйгә бүләк тапшырып.

Беловка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм сәбәпчесенә гөлләмә һәм җыр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев