Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветераннарны котладылар

    22 апрель көнне ике тыл хезмәтчәне үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Елена Евдокимова Шеневеркина Чуаш Енорускиносында ун балалы гаиләдә туып үсә. Ул иң төпчеге була. Яшьтәшләре кебек бала чагыннан ук хезмәткә тартыла. Сугыш вакытында урман эшкәртүдә эшли. Бу авыр, көч күп сорый торган хезмәт булса да, Елена сынатмый, Җиңүне якынайтуга үзеннән...

    22 апрель көнне ике тыл хезмәтчәне үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.

    Елена Евдокимова Шеневеркина Чуаш Енорускиносында ун балалы гаиләдә туып үсә. Ул иң төпчеге була. Яшьтәшләре кебек бала чагыннан ук хезмәткә тартыла. Сугыш вакытында урман эшкәртүдә эшли. Бу авыр, көч күп сорый торган хезмәт булса да, Елена сынатмый, Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә.

    Сугыштан соң да Елена Евдокимовна чирек гасыр урман хәзерләүдә хезмәт куя. Тормыш иптәше бик иртә якты дөньядан китә. Хатын ялгызы кала һәм башка тормышка чыкмый. Бертуганының балалары аны игътибар һәм кайгыртудан мәхрүм итмиләр.

    Тыл хезмәтчәнен юбилее белән тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм җирлек башлыгы Валерий Альметкин килде. Алар юбилярга котлау хатын ирештерделәр, район башлыгыннан күчтәнәчләр һәм гөлләмә бүләк иттеләр.


    Бу көнне Түбән Баландада гомер кичерүче Агреппина Григорьевна Прокопьева да Кремльдән юлланган тәбрикләү хатын һәм бүләкләр алды.

    Агреппина Григорьевна Иске Савруш авылында дөньяга килә. Сугыш вакытында ТАССР актив тыл үзәге булып тора. Казанда эре заводлар урнаша. Агреппина шундый фабрикаларның берсенә эләгә. Авылдаш хатын-кызлары белән бергә ул да фронтовиклар өчен итек баса. Пермь төбәгендә урман хәзерләү эшләрендә дә бил бөгәргә туры килә.

    Тәүге очрашудан соң ук өйләнергә карар кылган ире Михаил турында сөйләгәндә, "беренче күрүдән үк сөю уты кабынгандыр инде", дип шаярта әби. Түбән Баландада гомер итәләр, балалары да биредә дөньяга аваз сала.

    - Күп итеп суган чәчеп үстереп, хәзерләүләр конторасына тапшыра идек. Шул акчага мин ике тегү машинасы сатып алдым, - дип сүзен дәвам итте юбиляр.

    Агреппина Григорьевна терлекчелектә хезмәт куя. Михаил заправщик булып эшли. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, тату яшиләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ире узган ел якты дөньядан киткән. Әби җиде оныгы һәм өч оныкчыгына куанып яши. Балалары бер-бер артлы кайтып, әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп торалар. Ә бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: