Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветераннарның күңелләре һәрчак яшь

    Ветераннар хәрәкәте активисты Петр Евграфов өч "үлем" кичерсә дә, шат күңелле, тормыш яратучан булып калган. Ул Иске Рус Кармәте авылында туа. Әтисе аяк киемнәре остасы була, камытлар тегә, аларга еш кына авыл ир-атлары гәзитләрдә басылган сәясәт хәлләрен сөйләшергә җыела торган булалар. Шул рәвешле Петр кечкенәдән иҗтимаги-сәяси хәлләр белән кызыксына башлый....

    Ветераннар хәрәкәте активисты Петр Евграфов өч "үлем" кичерсә дә, шат күңелле, тормыш яратучан булып калган.

    Ул Иске Рус Кармәте авылында туа. Әтисе аяк киемнәре остасы була, камытлар тегә, аларга еш кына авыл ир-атлары гәзитләрдә басылган сәясәт хәлләрен сөйләшергә җыела торган булалар. Шул рәвешле Петр кечкенәдән иҗтимаги-сәяси хәлләр белән кызыксына башлый. Аларга әтисенең якын дусты Филипп Мазилин да кергәли. Бергә алар иске рус җырларын җырлыйлар. Бу да Петрның киләчәген хәл итә. Ул кызыксынучан малай булып үсә, яхшы җырлый.

    Җиде еллык мәктәпне тәмамлый алмый, 1944 елда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Бервакыт кичен дуслары белән йөргәндә җирле урманда качып ятучы дезертирлар кулына эләгә. Алар малайдан атларның кайда асралуы, авыл рәисенең кем булуы, кая яшәве белән кызыксыналар. Кыйныйлар, җәзалыйлар. Якынлашып килүче кешеләрнең тавышларын ишетмәгән булсалар, малайны үтергән дә булырлар иде бәлки. Дуслары өлкән авылдашларын ярдәмгә чакыралар. Дезертирларны ауларга бөтен авыл чыга. Петр шул рәвешле беренче тапкыр үлемнән кала. Икенче очрак армиядән соң була. Кырда урак өстендә көтмәгәндә яшен яшьни башлый. Петр Васильевич утырган комбайнга яшен суга. Моны күреп алган башка комбайнчылар йөгереп килеп, зыян күрүчене кабинадан тартып алалар һәм муенына кадәр җиргә күмәләр. Аңына килгәч хастаханәгә алып китәләр.

    Өченче фаҗига пенсиягә чыккач була. Ашказаны җәрәхәтеннән стационар дәвалану алыр урынына, Петр Евграфов бәрәңге алу белән мәшгуль була. Авыр эштән авыруы кискенләшә һәм аны ашыгыч рәвештә Казанга озаталар. Кыйммәтле дарулар белән генә исән кала. Ә даруларны балалары сатып ала. Алар аның - дүртәү. Улларының барысы да хокук тәртибе органнарында эшлиләр. Кызы - укытучы. Петр Васильевич үзе исә гомере буена механизатор - комбайнчы, слесарь булып эшләгән. Лаеклы ялга чыкканнан соң да өйдә тыныч кына утыра алмый. Ул ветераннар советы әгъзасы, "На завалинке" ансамблендә җырлый һәм яшьләр өчен тормыш сөю үрнәге булып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: