Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ветераннарга тиңләшергә

Күптән түгел Җинаять-башкару системасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Районның җәзаларны үтәү Федераль хезмәте хезмәткәрләре үз тәрбияләрендә булган балигъ булмаган хөкем ителүчеләрнең хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашуын оештырдылар. Балалар белән очрашуга Әфган сугышында катнашкан Владимир Крайнов, Әфган һәм Чечен сугышлары ветераны Гомәр Хәйруллин килде, шуның өстенә алар дистәләгән еллар эчке эшләр...

Күптән түгел Җинаять-башкару системасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.
Районның җәзаларны үтәү Федераль хезмәте хезмәткәрләре үз тәрбияләрендә булган балигъ булмаган хөкем ителүчеләрнең хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашуын оештырдылар.
Балалар белән очрашуга Әфган сугышында катнашкан Владимир Крайнов, Әфган һәм Чечен сугышлары ветераны Гомәр Хәйруллин килде, шуның өстенә алар дистәләгән еллар эчке эшләр органнарында хезмәт куйдылар. Очрашу гади, эчкерсез әңгәмәгә әверелде.
Ветераннарның яшьләргә сөйләр сүзләре күп иде - чөнки аларның икесе дә, һөнәри осталык кына түгел, шулай ук иптәшеңнең ныклы иңе дә таләп ителгән, бүген дә хәтердән җуелмаган, "дары исе" килеп торган канкойгыч сугыш кичкән кешеләр. Ватанпәрвәрлек сүзе дә алар өчен буш сүз түгел.
- Ватан бер генә була, аны сайлап алмыйлар! Һәр ир-егет армия хезмәтен, тормыш мәктәбен үтәргә тиеш. Бу бәя биреп бетергесез тәҗрибә - сезгә тормыш өстенлекләрендә юл табарга ярдәм иткән тормыш сабагы, - дип нәсыйхәтләрен җиткерделәр балаларга офицерлар.
Очрашу бер мизгел кебек сизелми дә үтте. Малайлар армиядә хезмәт итү теләкләре, лаеклы һөнәр алырга омтылулары белән бүлештеләр һәм, әлбәттә инде, башка туры юлдан тайпылмаска сүз бирделәр.
- Без уяулык, батырлык үрнәге булып торган кызыклы кешеләр, ветераннар белән төрле форматтагы очрашулар оештырабыз. Алар яшьләр өчен өлге булып тора. Әлеге очрашудан да үсмерләр үзләре өчен файдалы сабак алганнардыр дип уйлыйм, һәрхәлдә, аларның күзләре очкынланды, әңгәмәдәшләр белән аралашу алар өчен бик кызыклы булды, - ди РФ УФСИН ФКУның ТР буенча Нурлат муниципальара филиалы җитәкчесе урынбасары Венера Яфизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев