Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ветеранга – 90 яшь

Үткән атнаның җомга көнендә районда Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеран-педагог Нина Телешеваны хөрмәтләделәр. Иртә белән хакимиятнең утырышлар залында әлеге легендар хатын-кызны муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов, ветераннар советы рәисе Евгений Копанев, ДОСААФ район бүлеге рәисе Петр Волков, озак еллар тантана "гаеплесе" белән иңгә-иң куеп эшләгән ветеран-педагог Николай Янилкин...

Үткән атнаның җомга көнендә районда Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеран-педагог Нина Телешеваны хөрмәтләделәр.


Иртә белән хакимиятнең утырышлар залында әлеге легендар хатын-кызны муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов, ветераннар советы рәисе Евгений Копанев, ДОСААФ район бүлеге рәисе Петр Волков, озак еллар тантана "гаеплесе" белән иңгә-иң куеп эшләгән ветеран-педагог Николай Янилкин һәм шулай ук Нина Александровнаның укучылары - Аксубай һөнәри лицей директоры Фәрхат Аюпов һәм Зинаида Жаркова котлады. Ф.Аюпов тантанага кулинарлар төркеме белән килгән иде, алар юбилярга ике зур бәйрәм бәлеше алып килгәннәр иде.
Кич белән героиня хөрмәтенә үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан зур мәдәни программа белән банкет оештырылды, анда аның иң якын кешеләре һәм ул белем биргән укучылар катнашты.
Тантанага тормыш иптәше Асия Зөфәр кызы белән килгән муниципаль район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, мәдәният бүлеге начальнигы Ришат Сруртдинов, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова, Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Галина Бобкова, район пенсионерлары һәм хатын-кызлар Союзы бүлеге рәисе Әлфия Рәхмәтуллина, муниципаль китапханә директоры Ирина Телешева юбилярны котлап, сәламәтлек теләделәр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Аларның барысы да Нина Александровнаның элеккеге укучылары.
Барысын да яхшы хәтерләүче юбиляр сугыш юлын элемтәче булып үтә. Ул тантанада катнашучыларны тормыш турында тагын бер кат уйларга мәҗбүр итеп сугыш елларын искә төшерде. Ә үзе күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев