Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ветеран һәм тыл хезмәтчәне юбилеен гаиләсе белән билгеләп үтте

Шәрбән авылында гомер кичерүче Мингазова Суфия Юныс кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Суфия Юныс кызы яшьлеген сугыш урлаган буын вәкиле. Бала чагыннан колхозда бил бөгә башлый – 10 ел прицепщик булып эшли.

Сугыштан соң 1950 нче елларда Кемерово өлкәсенең Сталинск шәһәрендә (хәзер Новокузнецк) эшли, аннан кайтканнан соң Донбасска шахтага җибәрәләр, Суфия Юныс кызы анда 3 елга якын хезмәт куя.

Тормыш юлы да җиңел булмый, гаилә бәхете озакка сузылмый – бердәнбер кызын ялгызына аякка бастырырга туры килә.
Лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт куя – фермада да эшли, чөгендерен дә эшкәртә.

Хәзерге вакытта Суфия апа кызы гаиләсендә, кадерле әни-әби булып, тыныч кына гомер йомгагын сүтә. Аның өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Әбекәйне якыннары үзләренең игътибар-кайгыртулары белән әйләндереп алганнар.

Шулай килеп чыкты ки, тантана сәбәпчесе үзенең юбилеен якыннары әйләнәсендә билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин юбилярны истәлекле туган көне белән телефон аша котлады. Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин тәбрикләргә шәхсән килде һәм Суфия Юныс кызына Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, районнан күчтәнәчләр тапшырды.

Фото: Дамир Шәрифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев