Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ветеран ике Президенттан котлаулар кабул итте

Савруш авылында яшәүче Анна Титовага 90 яшь тулды.

5 май Анна Николаевна өчен юбилей көне булды. Бу уңайдан аны котларга рәсми кунаклар килде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов ветеранны чын күңелдән 90 яшьлек туган көне белән котлады.

– Хөрмәтле Анна Николаевна, сез авыр сынауларны үткән кешеләр буыны. Район җитәкчелеге исеменнән халык хуҗалыгын торгызуга, халыкның якты киләчәгенә юнәлдерелгән хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, көч, энергия, туган һәр көнгә куанып яшәүегезне телим, – диде ул һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү юлламасын укыды, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да котлау хатын ирештерде, чәчәк бәйләме һәм район исеменнән бүләк тапшырды. Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин да әбекәйне чын күңелдән тәбрик итте.

– Ихтирам иткәнегез, онытмавыгыз, зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт, – диде тантана сәбәпчесе.

Яше саллы булса да, зиһене камил әбинең. Ул үткәннәрне, авыр хезмәттә узган бала, яшьлек елларын яхшы хәтерли.

Анна Николаевна шушы авылда туып үскән. Ул да, яшьтәшләре кебек үк, кечкенәдән колхозда хезмәт куя. Ул чор буыны вәкилләренә эшнең җиңелен-авырын сайлап торырга туры килми, ни кушсалар, шуны кулдан килгәнчә җиренә җиткереп башкарырга тырышканнар. Урманын да кискәннәр, басу-кырда да алны-ялны белми хезмәт куйганнар. Әтисе фронтта һәлак була (1942 елда Семипалатинск госпиталендә яралардан вафат була). Әнисе биш бала белән кала. Сугыш китергән кайгы шул рәвешле үзенең бөтен авырлыгы белән сабыйларның ныгып та җитмәгән җилкәләренә төшә.

– Уку турындагы уйны башка да китерерлек түгел иде, чөнки өй тулы ятим, ә ничек тә җан асрарга кирәк. Ибрай авылыннан складтан апа белән 30ар килограммлы ашлык төялгән арбаларны телләребезне аркылы тешләп диярлек тартып ташыганыбыз әле дә хәтеремдә. Самими балалар булганбыз инде, ял итәргә туктаган арада такмаклар җырлашып, бераз булса да кыенлыкларны онытып тора идек.

Авыл егете Геннадийга кияүгә чыга, икесе дә колхозда эшлиләр, өч кызга гомер бүләк итәләр. Әбинең биш оныгы бар. Ул бүген шәһәрдән әнисен карар өчен махсус кайткан кызы Татьяна тәрбиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев