Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Варшаваны үз куллары белән торгыза

Шушы көннәрдә Шәрбән авылында яшәүче хезмәт ветераны Хаҗи Хисмәтуллин туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Өлкән буын вәкилләрен котларга районнан рәсми затлар килде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Ватаныбыз хакына башкарган хезмәтләре өчен аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Сезнең буынның тормыш юлы, җәмгыятькә мөнәсәбәте – хәзерге яшьләр өчен үрнәк, – дип ассызыклады ул.  – Сез якты киләчәк өчен эшләдегез һәм аның киләчәгенә ышандыгыз. Район җитәкчелеге исеменнән сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.

Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Золина, Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин да юбилярны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котладылар. 
Тантана сәбәпчесе янында аның тормыш юлдашы Әминә Минешаһи кызы  утыра. 64 ел бергә иңгә-иң куеп яши алар.

1955 елда өйләнешәләр. Моңа кадәр Хаҗи Гадият улы  бик күп сынаулар үткән. Ул кечкенәдән колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга, аны җимерелгән шәһәрләрне торгызу эшенә җибәрәләр. Шулай итеп ул Польша башкаласы Варшавага эләккән. Үз куллары белән бу матур Европа шәһәрен җимереклелектән  күтәрергә ярдәм итә.

Ветеран бу көнгә кадәр ару-талуны белмичә, поляклар белән бергә ничек эшләүләрен, биналар төзүләрен, тормышны  тәэмин итү объектларын тәртипкә китерүләрен хәтерли. 1951 елда туган ягына кайта, фабрика-завод укыту мәктәбенә укырга керә. 

Анда шахтер һөнәрен алгач, шахтада берничә ел эшли Хаҗи ага. Әмма кече Ватанын өзелеп сагыну сәбәпле Шәрбәнгә кайта. Туган авылына кайткач колхозда эшли башлый, өйләнә. Соңгы егерме елда, Хаҗи Гадият улы мәктәптә хуҗалык мөдире, хатыны шунда идән юучы булып эшли.   

Ирле-хатынлы Хисмәтуллиннар кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, алар гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр, даими рәвештә әти-әниләре янына кайтып, хуҗалык эшләрен башкарырга булышалар. Бакчада барысы да казып утыртылган, хуҗалыкта, йортта  җыйнак, тулы тәртип – балалар ата-аналары турында кайгырталар.

фото aksubayevo.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев