Аксубаево
  • Рус Тат
  • Узган гасыр яшьтәше

    Егерменче гасыр яшьтәше Софья Пильщикова Рәсәйдә соңгы йөз елда булып узган барлык вакыйгаларга шаһит булган кеше. Гражданнар сугышы башланганда аңа сигез яшь була. Иске Савруш авылында яшәүчеләрнең күбесе ул вакытта илдә ни булганын аңламыйча да кала. Ул авырлыкларны үткәреп җибәреп, аз гына иркен сулыш алган халыкны күмәкләштерү дулкыны бөтереп ала....

    Егерменче гасыр яшьтәше Софья Пильщикова Рәсәйдә соңгы йөз елда булып узган барлык вакыйгаларга шаһит булган кеше.


    Гражданнар сугышы башланганда аңа сигез яшь була. Иске Савруш авылында яшәүчеләрнең күбесе ул вакытта илдә ни булганын аңламыйча да кала. Ул авырлыкларны үткәреп җибәреп, аз гына иркен сулыш алган халыкны күмәкләштерү дулкыны бөтереп ала. Софья Пильщикова эшләгән яңа оешкан Куйбышев исемендәге колхоз әкренләп аякка басып, уңышларга ирешеп, тыныч кына яшәп ятканда дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Софьяның ире Александр Афанасьев та фронтка китә. ...Шулай килеп чыга инде, Софья Андреевна һәм Александр Никитович ярты гасыр бергә яшәсәләр дә никахларын законлы рәвештә теркәмиләр. Бер-берсен яратып яшәп, 6 кыз тәрбияләп үстерәләр. Уңган хатын өй белән колхоз арасында йөгереп кенә йөри. Колхозда ул төрле эшләрдә эшли. Яз-көз ындыр табагында бөртек чистартуда катнашса, җәй көне кызлары белән кырда чөгендер эшкәртә. Кыш көне дә колхозда хатын-кызларга эш җитәрлек була.
    Йорт эшләрен башкарырга да өлгерә ул. Пильщиковлар гаиләсе авылда һәрчак мактауга лаек була. Йорт тутырып терлекләр, кош-корт асрыйлар. Яшәү шартлары хәзерге кебек яхшы булса иде дә бит, юк шул суны коедан ташыйлар, мич ягалар. Электр уты да авылда кечкенә кызлары тугач кына барлыкка килә. Бу вакытта ана кешегә 46 яшь тулган була.
    Әмма Софья Андреевнага цивилизация рәхәтлекләрен дә күрергә насыйп була. Тормыш авыр булса да, барыбер күңелле мизгелләре дә күп була. Шуларның иң куанычлысы - Җиңү көне. Үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә Түбән Камада кече кызында яшәүче Софья Андреевнаның Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минехановтан котлау телеграммалары алуы очраклы хәл генә түгел.
    Тыл хезмәтчәнен туган көне белән котлап район башлыгы Камил Гилманов та телеграмма һәм бүләккә җылы юрган җибәрә. Бу бүләкләр гасыр яшьтәше булган Софья Андреевнаның үз яшьтәшләре белән бергә Җиңү көнен якынайту, илебезне аякка бастыру, бүгенге матур тормышны төзүдә тырышып хезмәт куюына бер дәлил.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: