Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Уңышлы һәм бәхетле фермер

Бүген көнне район фермерлары ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова юбилеен билгеләп үтә.

Бу эш сөючән, булдыклы ханымны районның эшлекле даирәләрендә барысы да белә, дип һич арттырусыз әйтергә була. Ул киң күңелле, уңган, тынгысыз кеше. Хәтта иң тәҗрибәле хезмәттәшләре дә аңа тиңләшәләр, барлык юнәлешләр буенча да эшләр уңышлы барсын өчен, аңардан эш алып бару серләренә өйрәнәләр.

Һөнәре буенча мөгаллим, күп еллар элек, гаилә эшендә ярдәм итү өчен, фермер булып китә. Һәм шул вакыттан бирле тормыш юлдашы Рәис белән авыл хуҗалыгы эшчәнлеген уңышлы алып баралар. Ә бу – күп көч, тырышлык таләп итә торган авыр хезмәт. Аны барысы да булдыра алмый.

Әлфирә Вәлиҗан кызының юбилей иртәсе район, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелегеннән, туганнарыннан, якыннарыннан, дусларыннан телефон аша котлаулар кабул итүдән башланып китте – изге, җылы, ихлас теләкләр яңгырады. Район советының ХI cессиясе башланыр алдыннан район башлыгы Камил Гилманов, район советы депутатларының җылы алкышлары астында, тәбрикләү сүзләре белән аңа чәчәк бәйләме бүләк итте. Бу авыл хатын-кызы хезмәтенә бәя бирү түгелме?

– Мин бәхетле, позитив кеше, тормышыма, туган һәр көнгә куанам, – ди хис-тойгыларын яшермичә Әлфирә. – Әлбәттә, уңышсызлыклар да, авырлыклар да була, әмма барысын да җиңеп була. Иң мөһиме – күңел күтәренкелеге булсын.

Әлфирәнең гаиләсендә дә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына әверелгән фермерлык эшчәнлегендә дә бар да тәртиптә. Балалары – яраткан уллары Илүс белән Айзатның уңышларын күрү – ана өчен зур бәхет, алар икесе дә тормышта үз урыннарын тапканнар. Әти-әниләре кебек хезмәт сөючән һәм максатка омтылышлы булулары белән алар хәзер ихтыяҗ зур булган белгечләр. Айзат гаилә эшен дәвам итә – авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкли.

Авыл хуҗалыгы производствосындагы казанышлары һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен район фермерлар ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова республика дәрәҗәсендә танылу алды – ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

– Авыл кешесенең хезмәте җиңел түгел, күңелдә омтылыш булганда уңышларга ирешергә була, өстәвенә дәүләт фермерлык хәрәкәтенә ярдәм иткәндә, – дип фикерләре белән уртаклашты юбиляр. – Без район җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм тоябыз. Мондый ышаныч һәм хуплау булганда тагын да яхшырак эшлисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев