Аксубаево
  • Рус Тат
  • Унбиш яшьтән – укытучы

    Нәкъ менә шул яшьтән Зәкирә Гөбәйдуллина авылда укытучы булып хезмәт куя башлый. Ул Иске Кармәт авылында туып үсә, шунда белем ала. Сугыш башлангач күп кеше фронтка китә, алар арасында укытучылар да була. Уку алдынгысы булган кызны мәктәпне тәмамлау белән Ибрай авылына укытырга җибәрәләр. Зәкирә Раузетдин кызы Иске Ибрай авылында -...

    Нәкъ менә шул яшьтән Зәкирә Гөбәйдуллина авылда укытучы булып хезмәт куя башлый.

    Ул Иске Кармәт авылында туып үсә, шунда белем ала. Сугыш башлангач күп кеше фронтка китә, алар арасында укытучылар да була. Уку алдынгысы булган кызны мәктәпне тәмамлау белән Ибрай авылына укытырга җибәрәләр. Зәкирә Раузетдин кызы Иске Ибрай авылында - 6, Яңа Ибрайда 2 ел эшли. Аннан соң туган авылына кайтырга туры килә. Гаиләсе аның ярдәменә мохтаҗ була.

    Сугыш солдаты Мансур Гөбәйдуллин белән очрашып гаилә коралар, биш баланы дөньяга китерәләр. Колхозда эшлиләр.

    Хәзер Зәкирә Раузетдин кызының 13 оныгы, 21 оныкчыгы бар һәм, хәтта, оныкчыгының да нарасыен күрергә насыйп булган аңа . Әби 90 яшьлек юбилеен улы Рәмзис йортында каршылады. Аксубайда яшәүче кызы Рушания дә әнисенең хәлен даими белеп тора. Зәкирә Раузетдин кызын юбилее белән котларга барлык якыннары һәм хөкүмәт вәкилләре җыелды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров юбиляр әбигә Путин котлавын укып, чәчәкләр һәм район башлыгыннан бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков әбигә озын гомер, исәнлек теләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: