Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ул туксан яшьтә дә чын укытучы

Сугыш ветераны Елисей Мурзич Тимирясовның туксан яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе искиткеч җылы һәм күркәм мохиттә үтте. Әлеге тантана район үзәгендәге 3 нче мәктәптә үткәрелде, монда җыелучылар алдында эшләүче укытучылар-юбилярның укучылары, кунаклар-Елисей Мурзичның сигезьеллык мәктәп буенча коллегалары иде. Тантананы алып баручы Валентина Селезнева ветеранның бай биографиясе белән таныштырды, ә сәхнәдә...

Сугыш ветераны Елисей Мурзич Тимирясовның туксан яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе искиткеч җылы һәм күркәм мохиттә үтте.


Әлеге тантана район үзәгендәге 3 нче мәктәптә үткәрелде, монда җыелучылар алдында эшләүче укытучылар-юбилярның укучылары, кунаклар-Елисей Мурзичның сигезьеллык мәктәп буенча коллегалары иде. Тантананы алып баручы Валентина Селезнева ветеранның бай биографиясе белән таныштырды, ә сәхнәдә фотослайдлар бер-берсен алмаштырдылар-балачак, мәктәп еллары, Аксубай педучилищесында уку дәвере, фронтта төшкән рәсемнәр, гаиләсе һәм төрле яклардагы чыгарылыш сыйныфлары белән төшкән фоторәсемнәр. Мәктәп эшенә биргән дистәләгән еллар дәверендә Елисей Мурзич берничә буын балаларына белем биргән, дистәләгән укытучыларның остазы булган. Бу көнне залда аның элеккеге укучылары күп иде-чәчләренә чал төшкән, әле генә лаеклы ялга китүчеләр һәм соңгы укучылары- аларга да кырык яшь тирәсе инде. Валентина Селезнева Укытучы характерының төп сыйфатларын атап үтүне сорагач, ишеткәннәрдән ис китәрлек иде-тыйнак, гадел, тәртипле, намуслы, хезмәт сөючән, спортны үз итә. Бу юбиляр адресына әйтелгән мактау сүзләре түгел, ә инде сугышта, укытучылык, җәмәгать эшендә казанган хөрмәтләү хисләре иде.
Елисей Тимирясов 1942 елның апрелендә сугышка алына, Казан танк училищесы курсанты була. Ул Корсунь-Шевчек, Яссо-Кишенев операцияләрендә катнаша. Яссы янындагы сугышларда, 1944 елның сентябрендә, Елисей Мурзович идарә иткән танк немецларның ике танкын юк итә. Хезмәттәшләре, шаяртып, гимнастеркада йолдызлар өчен тишекләр ясарга кирәк, дип әйтәләр. Озак та үтми, танк командиры Елисей Тимирясов яралана һәм 1945 елның июненә кадәр госпитальдә ята. Ветеран I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
-Елисей Мурзович-мөхтәрәм кеше, сугыш ветераны. Без аның берничә буын аксубайлыларны тәрбияләүгә керткән өлешен һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән өлеш керткәне өчен хөрмәт итәбез, югары бәялибез. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән-имин әйләнеп кайткан якташларының исемнәрен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте. Аларның исемнәрен гранит плитәдә генә түгел, ә инде озак еллар буена район ветераннар советы рәисе буларак, очеркларда, китапларда да мәңгеләштерде,- дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов.
Ул Рәсәй Президенты Владимир Путин имзалаган тәбрикләү хатын укыды һәм юбилярга чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды. Бу көнне тәбрикләү сүзләре һәм бүләкләр күп булды. Ә менә сугыш ветераны, Иске Тимошкинода яшәүче мәктәп дусты Николай Семенович Шишков һәм аның тормыш иптәше Надежда Михайловна әйткән сүзләр юбиляр өчен бүләкләрнең иң олысы булгандыр, мөгаен. Юбиляр Иске Тимошкино мәктәбен тәмамлаган, аннан соң дусты Николай белән Аксубай педучилищесына укырга кергән бит.
-Без синең белән ниләр генә күрмәдек тә, ниләр генә кичермәдек. Озак еллар буена якын, тугры дустым булып калганың өчен олы рәхмәтемне җиткерәм,-дип әйтте сабакташы.
Мәскәүдән Укытучысының юбилеена махсус кайткан техник фәннәр кандидаты Юрий Рождественский сөйләвенчә, Елисей Мурзовичка тарих дәресен алып бару җиңел булмый, чөнки сыйныфта сугышта һәлак булган геройларның балалары белем алган. Ул укытучысын Мәскәүдә яшәүче элеккеге укучылары исеменнән тәбрикләде, ә инде Мәскәүдән кайткан Луиза Знаменщикова юбилярга мөгаллим булган елларын искә төшергән слайд-фильм бүләк итте.
Сигезьеллык мәктәп укытучылары Валентина Селезнева һәм Михаил Терентьев укытучының җитәкче буларак әдәплелеген билгеләп үттеләр. Яшьләргә киңәш биреп, ул "Теләсәң, булдыра аласың", дип һәркемгә канат куя ала иде, ә инде яшь укытучының эшенә, завуч буларак, анализ биреп, башта уңай якларны билгеләп үтә, соңыннан гына, "менә мин шулай эшләр идем", дип кинаяле елмая белә иде.
Балалары-Борис һәм Николай-Казанда эшмәкәрлек эшен уңышлы алып баралар. Алар билгеләп үткәнчә, әти-әниләре - Елисей Мурзович һәм Зинаида Михайловна гомерләре буена бер-берсенә таяныч булганнар. Сүз уңаенда, Николай әтисенең 90 яшьлегенә аерым бүләк әзерләгән-ул Елисей Мурзовичның Аксубай районы турындагы язмалары урын алган китабын бастырган.
-Җәйге каникулларны һәрвакытта да Аксубайда әби белән бабайда була идем,-дип сөйли Икътисад, идарә итү һәм хокукый институт укытучысы, оныклары Лиля.-Бабай мине күп нәрсәгә өйрәтте, акыл бирде.
Коллега, остаз, укытучы, иптәш һәм хәтта чуаш мәдәнияты патриоты -сәхнәдә чыгыш ясаучылар юбилярга әнә шулай мөрәҗәгать иттеләр. Елисей Мурзович төрле елларда физика һәм математиканы, хәрби эш, тарихны укыта, завуч була, сигезьеллык мәктәпне җитәкли. Мәгариф өлкәсендә озак еллар буена фидакарь хезмәт куйганы өчен ул «Халык мәгарифе отличнигы» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Юбилей тантанасында Елисей Мурзовичны район ветераннар советы, педагогия ветераннары һәм үзе белән бергә эшләгән, иңгә-иң куеп яшәгән күпләр үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев