Ул сугыштан кайтучылар арасыннан
Безнең якташыбыз – Тарханка авылында туып-үскән язучы Анатолий Хмыт, Әфган сугышыннан исән-имин кайту бәхетен татучыларның берсе.
Әфганстанда үз башыннан кичергәннәрнең барысын да ул үзенең китабында бәян итә.
“Күз яшеңне сөрт, әнием...” дип аталган повесть һәм хикәяләр җыентыгы геройларын бер нәрсә берләштерә – сугыш мәхшәреннән исән калу, туган илгә кайту, әнине күрү. Бу гаҗәпләндерми дә, чөнки китап Әфган сугышына багышланган. Әмма автор үзе сугышмаган булса, аның турында бөтен дөреслекне җентекләп тасвирлап бирә алмас иде. Анатолий Әфганстанда бик күп дусларын югалта. Алар турында хәтер һаман аның йөрәген әрнетеп тора һәм бу әрнү язучының кулына каләм алырга мәҗбүр итә.
- Бу коточкыч сугышта исән калырга миңа әнием ярдәм итте, - дип яза ул үзенең истәлекләрендә. Аның “Кичер мине, әни“ дигән шигыре очраклы гына язылмаган. Ул шигырь - уллары “Әфган“нан кайтмаган аналар алдында гафу үтенү. Анатолий Дмитриевич аны көйгә салгач, ул үзенә күрә Реквиемгә әйләнә.
- Мин Пандшер тауларында гына да ике тапкыр һәлак була яздым, - дип сөйли шагыйрь. – Мине әнием догалары коткарды дип уйлыйм. Беренче тапкыр упкынга очканда валунга эләгеп калдым, ә икенче тапкыр упкын төбенә килеп төшкәндә, Ходай рәхмәте белән тирән карга эләктем... Дөресен генә әйткәндә, мин әле дә “Әфган тауларыннан” кайтмадым, чөнки минем җаным анда. Анда бик күп дусларым ятып калды... Хәзер дә хәтеремдә: миннән өч метр ераклыкта автомат көпшәсен минем йөрәгемә төзәгән дошман басып тора. Мин башымны кинәт читкә борам, һәм күз кырыем белән артымда утырган дустымның бите белән җиргә капланганын күреп алам. Бәхеткә, пуля аның яңагын сыдырып кына үткән иде.
Сугышта менә шулай секундлар хәл итә, дип ачынып сөйли Анатолий Хмыт.
Ә менә аның дусты сапер Иван Данилов, Баглан янындагы юлны минадан чистартканда һәлак булган. Аның батырлыгын язучы үзенең “Иван“ шигырендә тасвирлый. Солдат дуслары яратып “безнең саклаучы фәрештәбез“ дип йөрткән Иван, колоннаның үтүен тәэмин итеп, юлны миналардан азат иткән. Мина дошманнар качып утырган койма янында ук, юл уртасында була. Шуны алырга үрелгән солдатны дошманнар әйләндереп ала. Колонна килеп җиткәнче соң була инде...
Шул утта ул калды
беръялгыз.
Яратып яшисе иде лә!..
Ватаны алдында анты
бар,
Юк, Иван бирешмәс үлемгә, – дип яза соңрак шагыйрь дусты турында.
...Аның әсәрләрендә сугыш темасы гына түгел, мәхәббәт, күз яшьләре дә бар. Дусты Владимир Кирилловның әфган кызы Айшәгә булган мәхәббәте турында Анатолий Хмыттан да матуррак сөйләүче булмас, мөгаен. Әфганстан тауларының кабатланмас колоритын да ул шундый мәхәббәт белән тасвирлый, әйтерсең лә анда беркайчан да сугыш булмаган.
Фото одноклассники.ru сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев