Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ул еллар каһарманнары онытылмас

Безнең республиканың үсеше өлкән буын кешеләре күз алдында булды.

 Алар чын хезмәт ияләре, үзләренең армый-талмый хезмәте белән республика үсешенә зур өлеш керткәннәр. Аларның берсе - Кызыл Тау авылында яшәүче Фатыйх Заһидуллин.Хезмәт ветеранына -  85 яшь. Ул әле һаман да энергияле һәм көр күңелле кеше, шул яшендә дә бик хәрәкәтчән, йорт эшләрендә дә булыша,  йомыш белән район үзәгенә дә килеп китә. 

Фатыйх Шәфигулла улының бөтен хезмәт юлы игенчелек белән бәйле. Яшүсмер чагыннан ук колхозда эшли башлый. Спас районында техника белән эшләргә өйрәнеп кайтканнан соң, туган колхозында аңа тракторны  ышанып тапшыралар. Ул чор кешеләренең фидакарь хезмәте  мәңге онытылмаслык. Колхозчыларның ел әйләнәсе ял итәргә дә  вакыты булмый, хуҗалык эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен бөтен көчләрен куялар.

Фатыйх Заһидуллинның  авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше бик зур. «Таганрожец»та эшләгән вакытларын ветеран әле дә хәтерли. Бу универсаль күп функцияле авыл хуҗалыгы техникасы ел әйләнәсендә файдаланыла ала иде. Аның белән  бөртекле һәм азык культураларын, кукурузны урып-җыю, сабан тагып җир сөрү, чәчкеч белән колхоз басуларын чәчү дисеңме...  Кыскасы, иртә яздан кара көзгә кадәр кырдагы барлык эшләрне башкарган. Бер генә көн дә эшсез торырга туры килми аңа: игенчелек эшләре арасында  шул ук тракторда Чистайдан авыл юлларын ремонтлау өчен вак таш, терлекчелек фермасына азык ташый. 

 – Менә дигән, алыштыргысыз техника иде ул.  Вак-төяк ватылуларны тиз арада ремонтлар өчен, запас частьлар һәрчак булды. Шуңа да егерме елдан артык шул яраткан техникамда эшләдем, – дип сөйли  ветеран.  

Фатыйх Шәфигулла улы механикалаштырылган звено җитәкчесе була. Авыл хуҗалыгы производствосында  үз көчен бер дә  кызганмыйча хезмәт куя, звено өчен җаваплы кеше буларак, башкаларга үрнәк булып тора. Тырыш хезмәтенең  нәтиҗәсе булып, 1960 елда кукуруздан югары уңыш алган өчен аңа «Татарстан АССРның иң яхшы кукуруз үстерүчесе» дигән мактаулы исем бирелгән.

Бүгенге көнгә кадәр ул, үткән хезмәт еллары истәлеге  буларак, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Табеев имзалаган документны саклый. Халык хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен ул III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.  Республиканың үсемлекчелек үсешенә керткән өлеше өчен СССР авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең  алтын медаленә лаек булган. Төрле елларда социаль ярышларда  җиңү яулаган, бишъеллык Ударнигы, «Районның иң яхшы механизаторы» исеменә ия булган. 

 Фатыйх Шәфигулла улы  тормыш иптәше Оркыя ханым белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр.  Балаларының һәркайсы тырыш, тәртипле, уңган. Аларның оныклары, оныкчыклары да күп. Әти-әнисе белән төп йортта яшәгән улы Хәлимнең  дә җиде баласы бар.

Улы да авылда шундый ук хөрмәтле кеше, җирле мәчеттә имам булып тора. Фатыйх ага тракторда эшләгән  вакытларда да намазын бер дә калдырмый. Бүген дә зур гаиләсе өчен Аллаһы Тәгаләдән иминлек һәм бәхет сорап дога укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев