Ул Брянщинада игенчелекне яңадан торгызган
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан АССР илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче төп төбәкләр арасында була.
Илья Янилкин – фронтны азык-төлек белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын үтәүдә катнашкан кешеләрнең берсе.
...1930 елда, Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, ул Нурлат машина-трактор станциясенә (МТС) баш агроном сыйфатында җибәрелә. Бер елдан соң белгечне Тельман районының җир бүлегенә баш агроном итеп билгелиләр. Тәҗрибәдә теорияне гамәлгә кертә башлаганчы, агрономга күп әдәбият укырга туры килгән.
Ул эшләгән елларда район хуҗалыклары акрынлап элеккеге күрсәткечләргә әйләнеп кайта һәм хәтта аларны узып та китә. Районда уңыш елдан- ел арта бара. Тельман районы ике тапкыр Мәскәүдә узган Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Әйбәт күрсәткечләре өчен баш агроном акчалата премия ала һәм кул сәгате белән бүләкләнә.
Азык-төлеккә турыдан-туры мөнәсәбәте булуга карамастан, Янилкиннар гаиләсе бик тыйнак яши.
–Безнең башкалар белән чагыштырганда яхшырак яшәргә хакыбыз юк, - дип еш кабатлый гаилә башлыгы педагог булып эшләүче тормыш иптәшенә.
Колхозларның тыныч хезмәтен Бөек Ватан сугышы өзә. ТАССРның иң яхшы белгечләренең берсе буларак, Илья Янилкинга бронь бирәләр, чөнки ул авыр елларда фронтка икмәк кирәк була, шуңа да безнең республика халкы икмәк үстерүгә күп көч куя. Шулай да 1933 елда Илья ага фронтка китә. Әмма бер елдан соң, илнең күп өлеше алманнардан азат ителгәч, аны гамәлдәге армия сафларыннан чакыртып алганнар.
Ил халкы авыл хуҗалыгын күтәрә башлый, белгечләр дә тыныч тормышта фронттан да кирәгрәк була бара. Җиңүне фронтта гына түгел, тылда да зур көч куеп яулап алалар. Илья Янилкинны республиканың башка белгечләре белән бергә игенчелекне яңадан торгызуөчен әле генә фашистлардан азат ителгән Брянск өлкәсенә җибәрәләр. Бу вакытка аларның хатыны белән биш баласы булган. Аларны янып беткән авыллар һәм окоплар- блиндажлар казып ергаланып беткән җирләр каршы ала...
Анда аны Гомель өлкәсенең Клим районы башкарма комитетының җир бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Алар гаиләсе 1955 елда гына, Брянщина җире янә икмәк бирә башлагач Аксубай районына кайта.
Шул вакыттан башлап аның бөтен тормышы туган як авыл хуҗалыгы белән бәйле булган. Күп еллар дәвамында Илья Родионович Киров исемендәге колхозның (соңрак “Аксубай“ совхозы) баш агрономы булып, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече булып эшли. Игенчелектә ирешкән уңышлары өчен район һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән берничә тапкыр бүләкләнә. “Германияне җиңгән өчен“ медале белән бүләкләнгән.
Ул җәмәгать эшеннән дә беркайчан да баш тартмады. - Илья Родионовичның риясызлыгы һәм намуслылыгы, шулай ук эшенең һәрчак нәтиҗәле булуы белән аерылып торды, - дип искә ала аның турында Аксубай Ветераны Леонид Ефимов.
Пенсиядә дә Илья Родионович район Советының штаттан тыш бүлеге инструкторы була, район башкарма комитеты бүлекләре һәм авыл Советы башкарма комитетлары эшчәнлеген тикшерүдә катнаша.
Илья Янилкин 2002 елның гыйнварында вафат була. Соңгы юлга аны барлык Аксубай халкы озата барган кебек тоела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев