Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ул бүген дә ялгыз түгел

    95 яшьлек юбилеен туган җирендә, туганнары һәм якыннары әйләнәсендә үткәрү өчен, хезмәт ветераны Вера Калинникова Димитровград шәһәреннән ерак араны якынайтып кайта. Ул бу шәһәрдә әле күптән түгел яши. Аксубайга кунакка гына кайтып китә. Кунакларны ул күтәренке кәеф белән каршы алды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин район җитәкчелеге исеменнән ветеранны...

    95 яшьлек юбилеен туган җирендә, туганнары һәм якыннары әйләнәсендә үткәрү өчен, хезмәт ветераны Вера Калинникова Димитровград шәһәреннән ерак араны якынайтып кайта.

    Ул бу шәһәрдә әле күптән түгел яши. Аксубайга кунакка гына кайтып китә. Кунакларны ул күтәренке кәеф белән каршы алды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин район җитәкчелеге исеменнән ветеранны гомер бәйрәме белән тәбрикләде. Ул РФ Президенты Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр һәм район исеменнән бүләкләр тапшырды. Юбиляр әбине "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Авыл таңнары" гәзите директор-мөхәррире Айдар Моратшин да чын күңеленнән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

    95 яшь - өлкән кешеләрнең бик әзе генә әлеге яшькә җитә һәм тормышта булган вакыйгаларны кичә булгандай хәтерли. Вера Васильевна нәкъ менә шундыйлардан. Кыска гына аралашу вакыты эчендә безгә билгеле булган тарихи вакыйгалар һәм күренешләр белән кино карагандай булдык. Кече яшьтән үк Нурлат районының Андреевка авылы кызына тормыш тәмен татып карарга туры килә. Сугышка кадәр авылдаш хатын-кызлар белән кырда эшли. Фин сугышы вакытында аны дус кызы белән шәһәргә заводка җибәрәләр.

    - Тәүлеккә 800 грамм ипи бирә иделәр, - дип сөйли ветеран. - Ләкин без тыйнак авыл кызлары булганлыктан, тарату өстәле янына килә дә алмый идек, кешеләр бик күп җыела иде. Эш авыр, без ач, бер тапкыр хәтта качып китеп өйләребезгә кайтырга да җыенган идек. Ләкин безне тоттылар һәм мастерга китерделәр. Моның сәбәбе нидә икәнен белгәч, ул безне ашатмыйча калдырмаска кушты. Фин сугышы тәмамлануга кадәр шунда эшләдек, аннары безне кайтарып җибәрделәр.

    Аннан соң инде кабаттан мобилизация. Бу юлы аларны складларны сакларга алып китәләр. Бүгенгесе көнгә кадәр ул бомбаларның төшә башлавын, шау- шу купканын яхшы хәтерли. Янәдән өйгә таба юл. Юлда хәер дә сорашырга туры килгән, эвакуацияләнгән кешеләр белән Чистайга Идел аша барганнар. Ә өйләренә кайтып өч көн узганнан соң, Буа районына окоплар казырга алып китәләр. Ачлык, салкын - исән калырлар дип өметләнмәгәннәр дә. Ләкин планны үтәгәннәр. Кабат өйгә кайтканнан соң, авыр эштән ял да итмичә, аларны урман әзерләргә алып китәләр. Менә шулай авыр сынаулар белән үрелеп барган аның яшь чагы. 1944 елда Сосновка авылыннан бер егет белән таныша, алар өйләнешәләр. Ул офицер булып хәрби хезмәттә була, белем ала. Яңа урынга, Себергә барырга чакыра. Ләкин кызны әтисе җибәрми. Улы белән Сосновкада, ире авылында яшиләр. Сыер савучы булып эшли, ире Казанга чакыргач та бармый. Улын үстерә, фермада беренчеләр рәтендә булып эшли. Улы вафат булганнан соң, ялгыз калырга тиеш кебек булса да, гаиләсен аңа килененең апасы Вера Корнилова алыштыра. Аның балалары Вера Калинникова өчен оныклары кебек була.

    - Кечкенә яшьтән үк әби безне ничек үстергәнен хәтерлибез, - дип сөйли Лиана Мельникова. - Ул безнең өчен якын кеше.

    Вера Ивановна әбиләре өчен терәк һәм ярдәмче була. Димитровград шәһәрендә юбиляр әби аның карамагында, Аксубайга кызы, кодалары Владимир һәм Ирина Мельниковларга кунакка киләләр. Якыннары янында өстәл артында бәйрәмне үткәрәләр. Бу җәйдә юбиляр әби ЦСОН тернәкләндерү үзәгендә ял итә һәм дәвалана. Вера Васильевна үзәкнең барлык хезмәт коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерергә кушты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: